Татарстан иң мул яшәүче төбәкләр исемлегенә кергән

Рейтингта Ямал-Ненец автономияле округы, Ненец автономияле округы һәм Хатны-Манси автономияле округы беренче урыннарга чыккан.

Татарстан иң мул яшәүче 35 төбәк исемлегендә 16нчы урынга чыккан. Узган елда республика 14нче булган, Бу хакта “Известия” “Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды” тикшеренүе нәтиҗәләренә таянып яза.

Рейтингта Ямал-Ненец, Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары беренче урыннарга чыккан.

Белгечләр исемлекне төбәктәге уртача хезмәт хакының тормыш итү өчен кирәкле минималь акча нисбәтеннән чыгып төзегән.


Фикер өстәү