Татарстан уртача хезмәт хакы күләме буенча 21нче урынга чыккан

 Татарстан хезмәт хаклы күләме буенча лидер-төбәкләр исемлегендә 21нче урынга чыккан, дип яза “РИА Новости”. Республикада уртача хезмәт хакы – халык өчен иң кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр җыелмасы бәясеннән 2,5 тапкыр зуррак.

Исемлектә беренче урында – Ямал-Ненец автономияле округы. Биредә уртача хезмәт хакы югарыда телгә алып үтелгән җыелма бәясеннән 5 тапкыр зуррак. Ә инде уртача хезмәт хакы аена 99,1 мең сум тәшкил итә. Бу – Россиядәге уртача күрсәткечтән 2,5 тапкыр артыграк.

Икенче урынга Магадан өлкәсе чыккан (бер хезмәт хакына 4,3 җыелма туры килә). Ненец автономияле округы – өченче (4,24 җыелма). 10 лидер-төбәк исемлегенә шулай ук Ханты-Манси автономияле округы, Сахалин өлкәсе, Чукотка, Якутия, Коми, Амур һәм Иркутск өлкәләре кергән.

Ә инде Төньяк Кавказ республикалары һәм Иваново өлкәсе исемлекнең иң азагына эләккән. Өч төбәктә – Тывада, Чечня һәм Омск өлкәсендә хезмәт хаклары зур шәһәрләрдәгегә караганда өчтән бер өлешкә кимрәк икән.

 


Фикер өстәү