Газетага язылу

Автомобиль елгага төшеп киткән: биш кеше һәлак булган

6 ноябрь кичендә Новочебоксарск шәһәренең сәнәгать зонасы тирәсендә җиңел автомобиль Цивиль елгасына төшеп киткән. Машина салонында биш кеше — өч ир-ат һәм ике кыз булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәлак булган өч кешенең мәетен судан чыгарган. Калган ике кешенең кайда булуын ачыклау эшләре дәвам итә.

Чуашстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, фаҗига булган көнне Новочебоксарск шәһәрендә яшәүче бер төркем кеше автомобильгә утырып чыгып киткән, шуннан соң алар белән элемтә югалган. Туганнары полициягә мөрәҗәгать итеп, югалган кешеләрне эзләүне сораган. Һәлакәт урынында табылган автомобиль эзләре елга ярындагы текә кыяга кадәр барып җиткән.

Әлеге факт буенча ике яки аннан күбрәк кешенең саксызлык аркасында үлеменә китерү маддәсе белән җинаять эше кузгатылган. Тикшерүне Новочебоксарск прокуратурасы контрольдә тота.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли. Территорияне карау, суд-медицина экспертизалары үткәрү һәм шаһитлардан сорау алу дәвам итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре