9 ноябрьдә Татарстанда, шул исәптән Казанда, һава торышы начараюы көтелә. Төнлә һәм иртән бераз буран булуы ихтимал. Шулай ук төнлә һәм көндез юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый һава шартларында җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк. Ашыкмыйча йөрергә, аякны тулысынча җиргә басарга һәм юлга карап атларга киңәш ителә. Тротуарлар һәм юл кырыйлары тайгак булырга мөмкин. Урамны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга кирәк.
Балаларны караучысыз калдырмаска, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә мөмкинлек булганда өйләренә яки кибеткә барып кайтырга ярдәм итәргә киңәш итәләр.
Автомобиль йөртүчеләргә дә тизлекне киметергә, араны гадәттәгедән күбрәк калдырырга һәм бозлавыклы юлларда кискен маневрлар ясамаска кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез