Коронавирусның яңа PJ.2.1 штаммы билгеләре гадәти салкын тию яки грипп симптомнарына охшаш булырга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында (БСО) РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәннәр.
«Симптомнарга гына карап, инфекцияне нәкъ кайсы сулыш юллары вирусы китереп чыгарганын төгәл билгеләү мөмкин түгел», – дип аңлаткан оешма белгечләре.
Шуңа күрә авыруның сәбәбен ачыклау өчен тест узарга кирәк. Лаборатор тикшерү булмаса, кешенең коронавирус, грипп яки башка сулыш юллары инфекциясе белән авыруын аңлавы кыен. Димәк, ул тирә-юньдәгеләр өчен нинди куркыныч тудыруын да дөрес бәяли алмаячак.
Элегрәк вирусолог Елена Малинникова PJ.2.1 штаммының коронавирусның башка төрләреннән аермасы булуын әйткән иде. Аның сүзләренчә, бу төр вирус йоктырганда тамак нык авыртырга һәм авырудан соң хәлсезлек озаграк сакланырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез