Әҗере булсын! Татарстан үзмәшгульләргә нинди ярдәм күрсәтә?

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы эшләгән биш ел эчендә Татарстанда 299 мең үзмәшгуль теркәлгән. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, ә илдә – бишенче урында. Алар нәрсә җитештерә, кайда сата, аларга кем ярдәм итә? Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратовага Үзмәшгульлек турында 5 сорау бирдек.

Еллар буенча карасак, Татарстанда үзмәшгульләр саны ничегрәк артты, үсешкә нәрсә йогынты ясады?

– 2023 ел башыннан Татарстанда үзмәшгульләр саны 25 процентка артып, 299 мең кешегә җитте. 2022 елда алар 234 меңнән артык булган, ел дәвамында 38,5 процентка артканнар. 2021 елда – 169 мең (+66,2%), 2020 елда исә 101 мең тирәсе үзмәшгуль булган.

Арту үзмәшгуль буларак бизнес алып баруның гади һәм уңайлы булуына бәйле. Дәүләт белән барлык хезмәттәшлек «Минем салым» мобиль кушымтасы аша башкарыла.

Моннан тыш, республикада дәүләттән финанс ярдәме чаралары дә күп. Мәсәлән, еллык 5,5 процентлы ставка белән һәм 500 мең сумга кадәр бирелә ала торган «Үзмәшгульләр» махсус микрофинанс продукты бар. Ул Татарстан Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2022 елда 25,1 млн сумлык 147 микрозаём бирелгән. 2023 елның агымдагы чорында Татарстан үзмәшгульләре 20,1 млн сумлык 80 микрозаём алганнар.

Үзенең залог акчасы булмаган гражданнарга Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды ташламалы поручительлек бирә, аның максималь күләме кредит суммасының 50 процентын тәшкил итә, ә комиссия түләүләре 0,5 процентка кадәр киметелгән.

2022 елда 4,2 млн сумлык 40 поручительлек бирелгән, җәлеп ителгән финанс күләме – 8,3 млн сум. 2023 елның агымдагы чорында 1,6 млн сумлык 16 поручительлек бирелгән, җәлеп ителгән финанс күләме – 3,1 млн сум.

Моннан тыш, республика үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәгендә финансларга бәйле булмаган мәгълүмат-консультация  алу мөмкинлегенә дә ия. Әлеге Үзәк ел саен уку, мастер-класслар, үзмәшгульләр продукциясе өчен күргәзмәләр үткәрә. Шулай ук үзмәшгульләргә маркетплейска чыгу, товар билгесен теркәү һәм башкаларга бәйле мөмкинлекләрне дә бирәбез. Әлеге ярдәм чараларыннан файдалану өчен, үзмәшгульләргә онлайн режимда МСП.РФ цифрлы платформасы булыша.

Узган ел Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышлап, Казан Кремле янында узган үзмәшгульләр ярминкәсендә Россия рекорды куелды – 245,5 метрлы иң озын сәүдә кибете барлыкка килде.

– Теркәлгән вакытта үзмәшгуль үзенең эшчәнлек өлкәсен күрсәтә. Кайсы юнәлешкә күбрәк игътибар бирәләр һәм кайсылары күбрәк табыш китерә?

– Теркәлгәндә үзмәшгульләр үзләренең эшчәнлек төрен Салым федераль  хезмәте классификаторына туры китереп күрсәтә ала, әмма, исегезгә төшерәм, бу мәҗбүри таләп түгел.

Татарстан үзмәшгульләре өчен иң популяр өлкә – төзелеш. Аларның 3,5 проценты шушы өлкәдә эшли, бу – 10467 кеше дигән сүз. Икенче урында такси йөртүчеләр – 2 процент (6067 кеше). Өченче урында – маркетинг һәм реклама – 1,7 процент (5183 кеше).

Моннан тыш, үзмәшгульләр арасында үзләре җитештергән продукцияне сатучылар (1,7%, 4 914 кеше), йөк ташучылар (1,6%, 4891 кеше), пассажир йөртүчеләр (1,4%, 4305 кеше), фатирларын арендага биреп торучылар (1,3%, 3929 кеше) күп.

Хәзерге вакытта үзмәшгульләр тарафыннан 61,9 миллионнан артык чек формалаштырылган, бу 2022 ел нәтиҗәләренә карата 36,9 процентка күбрәк һәм барлыгы 117,5 млрд сумнан артык керем алынган. Аның иң күп өлеше – 10,5 проценты төзелеш белән шөгыльләнүче үзмәшгульләргә туры килә.

Татарстан үзмәшгульләренең декларацияләнгән кереме ничек үзгәрә?

– 2023 елның 29 ноябренә үзмәшгульләрнең гомуми кереме 117,5 млрд сумнан артып китә, шул исәптән 2023 елның агымдагы чорында – 74,9 млрд сум, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 56,8 процентка югарырак. 2022 ел нәтиҗәләре буенча әлеге сумма якынча 75 млрд сум тәшкил итә, 2021 елда – 40 млрд сум, 2020 елда – 17 млрд сум.

– Үзмәшгульләргә тиешле ярдәм чараларыннан ничә кеше файдаланган? Нинди ярдәм чаралары аеруча күп. Аларга барлыгы ничә сумлык грант бирелгән?

– Татарстан үзмәшгульләре – оста-һөнәрчеләргә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысасында Татарстан Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге базасында гамәлгә ашырыла. Икътисад министрлыгы тарафыннан республика территориясендә теркәлгән һәм эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган үзмәшгульләр өчен ярдәм чараларының барысы да күрсәтелә: ташламалы микрозаёмнар, маркетплейсларда товарларны бушлай урнаштыру, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, реклама урнаштыру программасы, шулай ук төрле темаларга белем бирү чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла.

Әйтик, хәзерге вакытта үзмәшгульләр «Минем бизнес» үзәгенең «Pro_markетплейс» форум-марафоннарында маркетплейсларда Татарстан осталары продукциясен алга сөрү буенча белем алу мөмкинлегенә ия.

– Яңа ел уңаеннан министрлык үзмәшгульләр өчен чаралар планлаштырамы?

– Быел 22–24 декабрьдә Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында «Минем бизнес» үзәге белән берлектә «Татарстан – мин бит инде ул» ярминкәсен планлаштыра, анда үзмәшгульләргә Казан үзәгендә бушлай сәүдә урыны биреләчәк. Бөтен республикадан үзмәшгульләр Казанда Яңа ел бүләкләре, агачтан, күннән эшләнгән әйберләр, фарфор савыт-саба, дизайнерлар ясаган бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, өй декоры өчен әйберләр һәм үзләре җитештергән башка продукцияне тәкъдим итә алачак. Җирле осталарның уникаль продукциясе булган сәүдә рәтләреннән тыш, бәйрәмгә багышланган күңел ачу программасы һәм Яңа ел фотолокацияләре дә оештырылачак.


Фикер өстәү