Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә бүләкләр тапшырылган.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында язган.
“Алгы сызыкта Татарстан хәрбиләрен бүләкләүне дәвам итәбез. Якташларга тел-теш тидергесез хезмәтләре өчен, ватаныбызга тугры хезмәт итүләре өчен рәхмәт, – дип билгеләп үткән Рәис.
Ул шушы көннәрдә 1232 нче полк хәрбиләренә бүләкләр тапшырылуын искәрткән.