Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләрен кайгырталар

Һәр мөрәҗәгать исәптә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче оешма, хәрәкәт вәкилләре шулай дип ышандыра.

«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте җитәкчесе Ринат Фазыйлов сүзләренә караганда, волонтерлар егетләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм итә. Араларында шундук хәл итәрлекләре дә, шактый катлаулылары да бар.

– Мондый мөрәҗәгатьләрне кабул итү өчен махсус «кайнар элемтә» эшли. Аларның күбесен район-шәһәрләргә юллыйбыз. Ник дигәндә, алар адреслы ярдәм, көнкүреш мәшәкатьләр, социаль ярдәм чараларына бәйле. Кемгәдер утын ярып бирергә, кемнеңдер машина тәгәрмәчен алмаштырырга кирәк. Егетләр үзләре күбрәк нинди сорау белән кая барырга кирәклеге белән кызыксына. Эшне җиңеләйтү өчен баштан ук социаль портретлар булдырдык, – ди Ринат Фазыйлов.

Социаль портрет дигәндә, махсус хәрби операциядә катнашучының яше, белеме, социаль хәле, укыган, яшәгән урыны, гаиләсе турында тулы мәгълүмат тупланган җыентык күздә тотыла. Ринат Фазыйлов сүзләренә караганда, анда язылганнар егетләрнең гаиләләренә ярдәм итүне җиңеләйтә.

Билгеле булганча, күптән түгел Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгыртып» дип исемләнгән программа нигезендә махсус сайт (zabotasvo.tatar) һәм «Телеграм»да махсус чат-бот эшли башлады. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә тиешле барлык ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат тупланган. Шунда ук борчыган сорауларны да җиткерергә мөмкин.

Бу эшкә иҗтимагый оешма, хәрәкәт вәкилләре дә зур өлеш кертә. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, бүген Кукмара һәм Спас районнарында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә һәм аларның гаиләләренә бушлай тернәкләнергә ярдәм иткән оешмалар бар.

– Махсус хәрби операциядән кайткан егетләребез дә тик утырмый – элеккеге эшенә кайта яки яңа һөнәр үзләштерә. Без аларга ярдәм итәбез. Мисал өчен Азнакайдан Рөстәм Мотыйгуллин белән Марат Аббасовны гына алыйк. Азнакай районының Чәкән авылы егете Рөстәм үз теләге белән махсус хәрби операциядә булып кайткач, 10 сыер алып, фермерлык эшенә кереште. Марат исә МХОдан кайткач, умартачылык белән шөгыльләнә башлады. Бүген ул бергә хезмәт иткән егетләргә бал җибәреп тора, – дип сөйләде Зилә Вәлиева.

Балалар аеруча игътибар үзәгендә. Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренә караганда, бүген министрлык базасында урнашкан барлык белем бирү үзәкләрендә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балаларга психологик ярдәм күрсәтелә.

– Без аларга барлык борчу, куркуларын җиңәргә ярдәм итәбез. Профессиональ психологлар, махсус медицина үзәкләре белән эшлибез, – ди ул.

Министрлык бу максаттан махсус «ышаныч телефоны» да булдырган. Бирегә бер меңнән артык шалтырату килеп ирешкән инде. Психологик ярдәмгә мохтаҗ һәркем 8 800 200 01 22, 8 800 555 22 20 номерлары буенча шалтырата ала.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү