Мүкләүдән бигрәк чутлыйсы: Россиядә төзелеш материаллары очсызланган

Бар нәрсәгә бәя котырып үскән көннәрдә күңел җылытырлык хәбәр ишетелде. Россиядә төзелеш материаллары очсызланган. Төзелеш материаллары кибетенә эзне суытмаган күпләр җиңел сулап куйгандыр. Юклы-барлы акчага өч бәягә материал алып йорт җиткезү аһ-һай авыр шул. Әмма «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән белгечләр төзелеш материаллары очсызлануны вакытлы күренеш дип саный. Шуңа күрә мөмкинлеге булган кешегә төзелеш кирәк-яракларын бүген алып калырга киңәш итә алар.

Ятып түгел, атып кал

Казанда яшәүче Рүзәл Галимов шәһәр янындагы Күлле бистәсендә йорт сала башлаган. Узган ел фундаментын салып калдырганнар. Быел аны күтәреп, түбә астына кертеп калдырырга хыяллана ул. «Яңа елга кадәр кирпеч кайтартып калдырган идем. Агач, металл чирәп алырга өлгермәдем. Яңа елдан соң инде алар ике тапкыр диярлек кыйммәтләнде. Төзелеш материаллары янына якын килерлек түгел хәзер. Бәяләре коточкыч. Ләкин эшне ярты юлда калдырып булмый инде. Бурычка кереп булса да, йортны түбә астына кертәсе иде», – ди гаилә башлыгы.

Рүзәл кебек баш ватучылар шактый бүген. Берәүләр: «Үз куышымны булдырырга акчам җитәрме?» – дип борчылса, икенчеләр, төзелеш материалларына бәяләр тотрыкланмасмы, дип өметләнә. Килеп туган вазгыятьтә соңгысына ышаныч ташка үлчим, билгеле. 1 марттан башлап Россиядә төзелеш материаллары 30–40 процентка кыйммәтләнде. Җитештерүчеләр моны безнең илгә карата кертелгән чикләүләр нәтиҗәсе дип аңлатты. Татарстанда күп кенә төзелеш материалларына бәя артуны исә цементка бәя арту белән аңлаталар. Җирле җитештерүчеләр 1 марттан аның хакын тоннасына 500–600 сумга арттырган. Бу узган ел белән чагыштырганда 15–20 процентка күбрәк. Бу, үз чиратында, юл чыгымнарын да арттыра. Чагыштыру өчен: бер ел эчендә 1 тонна цементны махсус техника белән китереп бирү бәясе 4600 сумнан 5800 сумга җиткән.

Шулай да соңгы көннәрдә бу уңайдан күңелне җылытырлык хәбәр яңгырады. Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин төзелеш материалларының 9 процентка очсызлануын хәбәр итте. Хәтерләсәгез, Россия Президенты федераль хөкүмәткә төзелеш материаллары җитештерүчеләр белән сөйләшүләр алып барырга, мәсьәләне чишү юлларын эзләргә йөкләмә биргән иде. Шул сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак, кара металлга бәя арту тукталды. Шул рәвешле ул март аенда 10 процентка арзанайган. Металлга бәйле рәвештә, бүген илдә арматура, агач, пиломатериалларның да хаклары төшә башлаган.

Шуңа күрә белгечләр йорт төзергә, төзекләндерергә җыенган кешеләргә шушы төр товарларны алып калырга киңәш итә. «Икътисадның тотрыксыз чагында төзелеш материалларының очсызлануы гаҗәп хәл. Аның вакытлы күренеш икәне дә көн кебек ачык. Шуңа күрә мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк», – ди финанс аналитигы Александр Гусев. «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән башка белгечләр дә беравыздан: «Бүген төзелеш материаллары алып калу өчен иң кулай вакыт», – дип белдерде.

Кышын чарасын күр

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов Россиядә төзелеш материалларының даими кыйммәтләнеп торуына китергән тагын бер сәбәпне атый. Ул да булса, ил күләмендә цемент җитештерүче оешмаларның бармак белән санарлык булуы. «Бүген Россиядә төзелеш материаллары эшләгәндә иң киң кулланылган цемент җитештерүче оешмалар саны 5–6дан да артмый. Бу инде базар шартларының камил булмавына китерә. Саклык банкы үз вакытында илебездәге цементның 30 проценттан артыгын җитештергән оешманы сатып алган иде. Узган ел исә ул, 161 млрд сумлык килешү төзеп, шушы компанияне шәхси кулларга сатты. Шуңа күрә цементка, цемент кулланыла торган барлык төзелеш материалларына бәяләрнең үсүе дә, нигездә, шушы оешмадан торачак», – дип саный.

Дилбегә мондый шәхси оешмалар кулында булганда, төзелеш материалларына хакларны бәйдә тоту бик авыр булачак дип саный белгеч. Бәяләрне киметү өчен төзелеш материаллары җитештергәндә электр энергиясе, газ куллануга да ташламалы шартлар тудырырга кирәк дигән фикердә ул.

– Алга таба төзелеш материалларына кытлык булыр дип уйламыйм. Күп кенә төзелеш материалларын үзебездә җитештерәбез бит. Шул ук кирпеч, агач, цемент, ком, бетон эшләнмәләр үзебездә эшләнә. Шуңа күрә күп кенә җитештерүчеләрнең санкцияләр аркасында дигән булып бәя арттырып куюы бөтенләй башка сыймый. Күбрәк спекуляцияне хәтерләтә бу. Санкцияләр эчке ремонт материаллары хакларына гына тәэсир итә ала. Ник дигәндә, аларның күбесе чит ил валютасына сатып алына. Шул ук вакытта без аларның күбесен Кытайдан кертәбез. Шуңа күрә аларның хаклары да кискен артырга тиеш түгел. Монда һаман да шул Монополиягә каршы хезмәтнең үз эшен тиешенчә башкаруы җитеп бетми, – ди Илгизәр Гайнетдинов.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Икътисадчы, быелгы язда да төзелеш эшләре тукталмас, дип фаразлый. Йорт салырга, йорт төзекләндерергә уйлаган кешегә дә, бәяләрдән куркып, ярты юлда тукталып калмаска киңәш итә ул.

– Булган акчаны югалтмауның иң ышанычлы һәм нәтиҗәле юлы бу. Шушы эшкә киләсе елда тотынырга җыенучылар колагына бер киңәш. Кыш көне төзелеш эшләре бераз тукталып тора. Шуңа күрә төзелеш материаллары сатып алу, йорт салуга килешүләрне кыш көне төзергә кирәк. Бөтен чыгымнарны күрсәтеп, килешүне аларның артуына җирлек тудырмаслык итеп төзергә кирәк, – ди белгеч.

Фатир түгел, йорт

Башкаладагы билгеле төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов та бүген төзелеш материаллары алып калу өчен иң кулай чор дип саный. «Йорт салырга хыялланган, яки бу эшкә инде тотынган кешегә бернидән дә курыкмаска, берни дә көтмәскә киңәш итәр идем. Тормыш алга таба бара. Бүген арзанрак бәядән төзелеш материаллары алып калу өчен иң кулай вакыт», – ди ул.

Оешма башлыгы сүзләренә караганда, соңгы бер айда төзелеш тармагында әллә ни зур үзгәрешләр күзәтелмәгән. Йорт төзү-төзетүгә сорау элеккеге дәрәҗәдә икән. Шуңа күрә төзелеш тармагы алга таба да шундый ук тизлектә эшләячәк дип фаразлый ул. Ильяс Гыймадов төзелеш материаллары тагын да очсызланыр дип өметләнергә дә киңәш итми. «Күп кенә материалларны, әйтик, шул ук кирпечне, 1–2 ай көтәргә туры килә. Димәк, сорау бар. Ә сорау булганда бәяләр тагын да төшмәс», – ди ул.

Өстәвенә тиздән яңа төзелеш сезоны башлана. Оешма җитәкчесе якын арада цемент, ком, вак таш, түбә ябу материаллары якын арада кабат кыйммәтләнәчәк, дип фаразлый. Ул китергән саннардан аңлашылганча, йорт төзегәндә кулланылучы җылыткычлар март аенда  10–15 процентка кыйммәтләнгән. Якын арада пенопласт бәяләре дә артыр, дип фаразлыйлар. Ник дигәндә, аны җитештергәндә чит илдән кайтарылган кушылмалар өстәлә. Тәҗрибәле төзүче, цемент, ком, вак таш кебек материаллар хакы да 10 процентка артыр, дип фаразлый. Түбә япканда иң еш кулланылган металл чирәп хаклары янына инде бүген үк якын килерлек түгел. Аның бер квадрат метры 660 сум тора.

– Ни генә дисәләр дә, йорт салу фатир сатып алуга караганда күпкә яхшырак. Шул ук мәйданы буенча гына чагыштырып карасаң да, күпкә отышлырак чыга ул, – ди белгеч.

Кирпеч кыйммәктә төшә

Россиядәге күп кенә эре кирпеч заводларының Татарстандагы дилеры булган оешма җитәкчесе Наталья Кукушкина кирпечне иң нык һәм ышанычлы төзелеш материалы дип саный.

– Мин бу тармакта 14 елдан бирле хезмәт куям. 2008 нче, 2014 нче елгы кризисларны кичергән кеше. Кирпеч һәрвакыт икътисадның чагылышы булып тора. Андагы вазгыятьне шушы төзелеш материалы аша чамаларга мөмкин. Пандемия чорында кеше билгесезлектә, һәр яңа туган көннән куркып яшәде. Баштарак бу төзелеш тармагына әллә ни йогынты ясамады. Әмма тора-бара кешеләр йорт төзү, төзекләндерү эшләрен күпләп туктата башлады, бу эшне вазгыять рәтләнгәнче дип кичектереп тордылар. Шуңа күрә узган ел җир сатып алу, йорт төзүгә сорау бик нык артты. Шул рәвешле кирпечкә дә сорау котырып үсте. Халык кирпечне кырып-себереп алып бетереп барганлыктан, күпләргә, кирпечкә заказ биргәч, 2–3 ай көтәргә туры килде. Заводта бер-ике айдан чыгачак яңа партия кирпечләр өчен дә алдан акча түләп куючылар  булды. Кайбер заводлар хәтта  бер елга җитәрлек заказ җыйды, – ди Наталья Кукушкина.

Җитәкче сүзләренә караганда, кирпечкә бүген дә шундый ук коточкыч зур сорау саклана. Башка елларны заводлар кыш буе материал әзерләп, төзелеш чоры башлангач, аларны иркенләп тарата торган булган. Әмма быел заводларда гыйнвар аенда ук кирпеч калмаган диярлек. Шуңа күрә аны узган елгы кебек үк айлар буе көтеп алырга туры килә. Сорау бу кадәр зур булганда, бәяләр дә баштан аша, билгеле. Әйтик, фундамент салганда кулланыла торган кирпеч узган ел 12 сум торган булса, хәзер аны 25 сумнан да очсызгарак алып булмый.

– Кирпеч бәяләре аны җитештергәндә кулланылган чимал, кирәк-яраклар кыйммәтләнү аркасында артты. Мисал өчен, агач бәясе арту белән кирпеч тезгәндә кулланылган поддоннар да кыйммәтләнә. Илдәге вазгыять тә йогынты ясый, билгеле. Төзелеш сезоны башлангач, кирпеч бәясе тагын бераз артырга мөмкин. Әмма бу инде аңа сорауның ни дәрәҗәдә булуына бәйле, – дип ышандыра белгеч. Шул рәвешле хәзер йорт салганда мүкләүдән бигрәк, чутларга туры киләчәк.

2021 елда төзелеш материаллары үсеше

(Илкүләм төзүчеләр берләшмәсе мәгълүматлары нигезендә)

Төзелеш материалы Күпмегә кыйммәтләнгән
кирпеч 37,7 процентка
такта 42,4 процентка
түшәмә плитә 25 процентка
битум 42,9 процентка
бетон 15,4 процентка

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү