Хәмерне түгел, канны эчә: исерекне ничек айнытырга?

Буыннан-буынга кешелекнең үзәгенә үткән афәтләр бар. Эчкечелек – шуларның берсе. Күпме язмышларны җимерә, никадәр гаиләнең бәхетен урлый ул. Җинаятьләрнең дә күбесе нәкъ менә салган баштан кылына. «Запой» белән ычкынып эчүченең үз гомере дә, якыннарының тормышы да тәмугка әйләнә. Баш салып эчүчене ничек айнытырга?

«Йә айны, йә чык та асылын!»

Әтнә районының бер авылында яшәүче Фәридә Билалова (исеме үзгәртелде. – Ред.) «запой» сүзен ишетүгә үк тынычлыгын югалта. «Бөтен яшьлегемне урлаган афәт», – ди ул аны. Дөресе дә шул – Фәридә апа утыз ел буе ирен әнә шул «запой»дан чыгарырга тырышып яшәгән.

– Беребез дә исереккә чыгам дип кияүгә бармый инде, сеңлем, – дип сөйләп китте ул үз язмышын. – Рифкать тә очрашып йөргәндә бик акыллы, ышанычлы кеше кебек иде. Бәйрәмнәрдә ара-тирә «тоткалаганын» күрә идем. Әмма моңа әллә ни әһәмият бирмәдем. Яшь чак бит, җүләр булганмын. Өйләнгәч, авызына бер грамм да аракы капмас әле дип уйладым. Чынлыкта, өйләнеп, бер ай үтүгә үк мәхшәр башланды. Кич җиттеме, иптәшләре белән чыгып китә дә салып кайта. Әйткәнне дә, ялынганны да аңламый. Бу гадәте еллар буе дәвам итте. Тора-бара бөтенләй «запой» белән эчә башлады. Алып бармаган җир, айныту өчен эшләмәгән эшем калмады – бернинди үзгәреш булмады. Ләкин барыбер ирем айныр дип көттем.

Айнып торган көннәрендә дә бер тынычлыгым булмады. Тагын кайчан эчә башлар икән инде, дип ут йотып тора идем. Ә ул җай чыгуга ук «ычкына» иде. Шуңа мәҗлесләрдә дә кеше шикелле тынычлап утырганым булмады. Исерек саклап көнем узды. Балалар тулы гаиләдә үссен дип тырыштым. Хәзер уйлыйм: исерек әти белән, гаугалы өйдә нинди бала бәхетле булсын инде?! Исерек ирне айнытырга тырышып яшәп улларыма да тиешле игътибарны бирә алмадым. Инде хәзер үзләренең гаиләләре бар. Аллага шөкер, икесе дә диндә. Әтиләренең эчкече булуыннан бик зур гыйбрәт алдылар. Төпчек улымның туендагы кыланмышларыннан соң түзәр чамам калмады. Кайткач, иремә: «Йә айны, йә чык та асылын!» – дип кычкырдым. Колагына да элмәде – айнымады. Аерылдым. 55 яшемә кадәр нәрсә карадым, ник иртәрәк аерылып чыгып китмәдем икән, дип үкенәм хәзер. Бөтен күңелен эчүгә салган исерекне башыңны ташка орсаң да айнытып булмый икән ул!

Коронавирус та гаепле

Эчкән ирләрен Фәридә апа кебек айнытырга тырышып яшәгән хатын-кызлар бихисап. Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен рәсми саннарга күз салу да җитә. «Аек Россия» федераль проекты кысасында уздырылган демографик тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, бүген илдә хезмәт яшендәгеләрнең 85 проценты (!) хәмер белән «дус» икән. Соңгы елларда яшьләр арасында да исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар саны артты, дип чаң суга белгечләр. 18–23 яшьлекләр арасында соңгы тапкыр уздырылган тикшеренүдә яшьләрнең яртысыннан артыгы (69 процент) атнага бер тапкыр булса да исерткеч эчемлекләр куллануын әйткән.

«Запой» белән эчүчеләрнең күбесе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яши, ди белгечләр. Пермь крае, Чиләбе өлкәсе белән Башкортстан Республикасы да беренче бишлеккә эләккән. Ингушетия, Чечня, Ненец автоном округы, Карачай-Черкес Республикасы белән Чукоткада исә, киресенчә, «ычкынып» эчүчеләр бик сирәк очрый икән.

Яшерен-батырын түгел, безнең илдә теләсә кайсы вакыйганың кәеф-сафа кору өчен менә дигән сәбәпкә әверелә торган гадәте бар. Хәтта узган елгы пандемияне дә россиялеләрнең күбесе хәмер эчеп уздырырга тырышкан. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, үзизоляция чорында эчкечеләр саны 2–3 процентка арткан. Ул чорда республикада да эчкечеләр саны күпмедер дәрәҗәдә күбәйгән булган. Татарстан наркология диспансеры баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов моның берничә сәбәбен атый.

– Безнең халык бит әле дә вирусларны спирт ярдәмендә үтереп була дип ышана. Коронавирусны да күпләр шушы ысул белән җиңәргә тырышкандыр, күрәсең. Ничә айлар дәвамында өйдән чыга алмыйча эшсез ятуның да йогынтысы булмый калмагандыр, – ди ул.

Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, бүген республиканың наркология диспансерында эчкечелектән интеккән 30 меңгә якын кеше исәптә тора. Андыйлар саны ел саен 1–2 процентка арта бара. Татарстанда эчкечелек буенча исәптә торучыларның 78 процентын – ир-атлар, калганын хатын-кызлар (!) тәшкил итә икән. «Бүген бездә барлыгы 540 ятак урын исәпләнә. Шуларның 118е тернәкләндерү өчен каралган. Калган барлык койкаларда эчкечеләрне дәвалыйлар. Шул ятаклар арасында 46 койка – хатын-кызларныкы. Аларның беркайчан да буш торганы юк», – дип гаҗәпләндерде табиб. Гүзәл затларны шешәгә этәргән иң төп сәбәпләр дип гаиләдәге проблемаларны, эшсезлек, авырлыклардан качарга тырышуны атый ул. Ни кызганыч, алар арасында да, баш салып, «запой» белән эчүчеләр шактый бүген.

Күпләр шулай «ычкынып» эчүчеләрне бер нәрсә дә коткара алмый дип санаса, Илдар Таҗетдинов бу урында өметләндерерлек мисаллар китерә. Баксаң, бүген наркология диспансерында хезмәт куйган социаль хезмәткәрләрнең күбесе заманында үзләре дә шушы тайгак юлга кереп киткән, әмма вакытында үзен кулга алып, дәваланып аякка баскан кешеләр икән. Бүген алар  эчкечелектән арына алмый интеккән кешеләргә ярдәм итә. «Без исерекләрне дәвалау, айныту белән генә чикләнмибез, аларны тернәкләндерүгә дә зур игътибар бирәбез. Хәмер белән агуланган кешене шунсыз тулысынча аякка бастырып булмый», – ди баш табиб урынбасары.

Күршеләр дә белмәячәк

Бүген Казанда баш салып эчкән кешеләрне айныту белән шөгыльләнүче дистәләгән шәхси медицина оешмасы исәпләнә. «Тиз һәм аноним рәвештә «запой»дан чыгарабыз!» ише игъланнарны башкалада адым саен очратырга мөмкин. Әмма дәүләт оешмасыннан аермалы буларак, аларда исерекне айныту шактый кыйммәткә төшә. Анда барып, «запой»дан чыгу өчен кесәңдә күпме акча булырга тиеш икән? Шушы сорауга җавап табу максатыннан, берничә шәхси оешмага шалтыратып карарга булдык.

Без элемтәгә кергән өч шәхси оешманың барысында да бәяләр бер тирәдә булып чыкты. Өйгә килеп капельница куйдыру  2 мең сумнан башлана. Эчкеченең ничә көн «запой»да булуына карап, система төре катлаулана, бәясе дә арта. Әйтик, 1–3 көн баш күтәрми эчкән кешегә өйгә килеп капельница кую – 2 мең сумга, 4–6 көнгә сузылган «запой» вакытында – 3 мең сумга, 10 көн буе эчкән кешене айныту өчен куелганы 4,5 мең сумга төшә. Медицина оешмасының үзендә ятып айныту бәясе тәүлегенә 4 мең сумнан башлана. Эчкеченең берүзе генә «вип» бүлмәдә ятуын теләсәң, түлегенә уртача 7–8 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Бу шәхси оешмаларның барысы да бер үк төрле эш башкара, бер үк ысул белән дәвалый. Әмма клиентны үзләренә җәлеп итү өчен, базардагы кебек, нинди генә ысулларны кулланмыйлар! «Ярты сәгатьтә өегезгә килеп җитәбез», «Иң өметсез дигән исерекне дә беренче сеанста ук айнытабыз», «Иң заманча препаратлар белән эшлибез»… Бер оешмада хәтта ахырдан:  «Без гадәти – көндәлек киемнәрдән булачакбыз», – дип тә өстәделәр. Күршеләрегез дә берни абайламас, янәсе.

Күрше димәктән, рәсми рәвештә хезмәт күрсәтүче шушы оешмалар белән беррәттән, исерекләрне язылмаган кагыйдәләр буенча «айнытучы» им-томчылар да шактый. Казан янындагы бистәләрнең берсендә «запой»дан чыгаручы Вера Владимировна – шундыйларның берсе. Им-томчыга сеанска «язылырга» дип шалтыраткач, бик җитди тавыш белән ничек эшләвен, үзең белән нәрсә алып килергә кирәклеген сөйләп алды ул. Эчкечене ике төрле ысул: өшкерелгән су эчертеп яки кош-корт йә булмаса, берәр терлекне исертү хисабына айныта икән. Беренчесендә кеше өшкерелгән суны эчеп косарга тиеш була. Икенче юлны сайлаганда кешенең хәмергә хирыслыгын башка җан иясенә күчерә. Им-томчыда шул рәвешле «айнып» кайтуның бер саенсы 2,5 мең сумга төшә. Аның бу әйткәннәрен баштарак мыек астыннан гына елмаеп тыңлаган булсам, соңгы сүзләре бераз җитдиләнергә мәҗбүр итте. «Сезне сентябрь ахырына гына яза алам. Аңарчы бер буш көнем дә юк», – диде ул. Димәк, исерекне айныту юлын эзләүчеләр бүген им-томчы бусагасына да тузан кундырмый.

Башта үз-үзеңне коткар!

Эчкән ир аракы эчмәс, хатынының күз яшен эчәр, ди халык. Еш кына исерек белән яшәгән тулы бер гаиләнең тормышы тәмугка әйләнә. Алай да әле якыннары аңа кулдан килгәнчә ярдәм итеп, эчкечене бу сазлыктан ничек коткарырга тырыша. Ни гаҗәп, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы, клиник психолог Антон Миронов якыннарның бу адымын бик зур хата дип бәяли.

– Эчкече кеше яшәгән гаиләдә еш кына шундый хәл күзәтелә: якыннары, ничек ярдәм итәргә белмичә, аның янында биеп йөри башлый, – ди ул. – Алар аны аңларга, бу гадәтен ничек тә булса акларга тырыша. Исерекне жәлләп, аңа хәмер алу өчен акча төртүчеләр дә бар. Кайберәүләр якынының эчкече икәнен башкалардан яшерергә тырыша. Хәле авырайса, система кую өчен табибны өйгә чакырталар. Ул чистарына, әмма озак та үтми, кабат баш салып эчә башлый. Алдан санап кителгән алымнарның барысы да, ярдәм итүдән бигрәк, исерекнең эчкечелеккә чыгуын хуплау белән бер. Шуңа күрә исерекнең бер алдына, бер артына төшеп, коткаручы ролен башкарырга кирәкми. Гаиләсе ярдәмен тойган саен, исерек алга таба да тыныч күңел белән эчүен дәвам итәчәк. Әмма бу гаиләдәге эчкечене ташлап качарга кирәк дигән сүз түгел. Исерек айнысын дисә, якыннары каты торырга тиеш. Аннан эчкечелектән дәвалаучы белгечләргә баруын таләп итегез. Бу очракта өйгә яки махсус оешмага барып система алу турында сүз бармый. Аны эчкечелектән тулы бер дәвалау курсы узарга күндерергә кирәк.

Хатын-кызның, үзен корбан итеп, өметсез исерекне айнытырга тырышып яшәвенә дә каршы ул.

– Хатынның «запой» белән эчкән ирен коткарырга теләве аңлашыла. Әмма ул эчкечене берничек айныта алмый. Аның моңа махсус белеме дә, тәҗрибәсе дә юк. Бу белемең булмаган килеш кешенең тешен ямарга маташу белән бер. Бу очракта хатын-кыз фәкать: «Мин сине яратып кияүгә чыктым. Ул чакта син бөтенләй башка кеше идең. Әмма башка болай дәвам итә алмый. Йә  дәваланасың, йә аерылышабыз. Гомеремне эчкече белән әрәм итәсем килми», – дип ультиматум гына куя ала. Исерекнең бу сүзләргә колак салуы икеле, билгеле. Әмма ятып калганчы, атып калуың хәерле. Бу тормышта кеше кемнедер коткарыр алдыннан иң беренче чиратта үзен коткарырга тиеш, – ди Антон Миронов.

Исерек булган гаиләдә тыныч кына яшәү мөмкин түгел. Мондый шартларда балаларның психикасын ничек сакларга соң? Клиник психолог фикеренчә, эчкечелекнең нәрсә икәнен үз күзләре белән күреп үскән бала киләчәктә үзе дә бу юлга басмас дип өздереп кенә әйтеп булмый. Баланы аннан саклый торган конкрет тәрбия алымнары да юк. Бар да киләчәктә аның нинди мохиткә килеп эләгүенә бәйле. «Әмма шунысын төгәл әйтә алам: эчкече гаиләсендә үскән балага иң беренче чиратта вакыйгаларны дөрес итеп аңлатырга кирәк. Әтисенең яки әнисенең авыруын, дөньяда эчкечелек дигән чир барлыгы, аның ни дәрәҗәдә куркыныч, начар авыру икәнен җайлап кына аңлатырга кирәк», – ди Антон Миронов. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, тагын бер күзәтүе белән уртаклашты ул. Әти-әнисе чамадан тыш кайгырткан һәм, киресенчә, якыннары аңа бөтенләй игътибар бирмичә, игътибарга тилмереп яшәгән балалар арасында киләчәктә эчкечеләр ешрак очрый икән.

Айну өчен теләк кирәк

«Запой» белән эчкән кешене гомерлеккә айнытып буламы? Аны үз белдеклегең белән – халык медицинасы ысуллары ярдәмендә дәваларга маташу нәрсәсе белән куркыныч? Кырык елга якын эчкечелек юлына баскан кешеләр белән эшләүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллинга «запой» турындагы иң актуаль сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– «Запой» – алкоголизм чагылышы, – ди белгеч. – Кеше тоташ өч көн дәвамында көн саен 250шәр грамм хәмер эчә икән,  бу инде «запой» белән эчү дип атала. Исерткеч эчемлекләр канга тәэсир итә. Башта ул аны сыекландыра. Аннары 5–6 сәгатьтән кан, киресенчә, куерырга тотына. Организм бу вакытта шушы канны сыеклата торган теге эчемлекне «сорый» башлый. Шул рәвешле озак та үтми – кеше кабат шешәгә үрелә.

– «Запой» белән эчкән кешенең организмында нинди үзгәрешләр бара?

– Баш салып эчкән кешене бу дөньяда берни кызыксындырмый. Аңа үзенең физик халәте генә мөһим. Гадәттә кеше беренче көнне теге яки бу сәбәп аркасында шешәгә  үрелә. Шул кайгыны икенче көнне дә юа ул. Бишенче-алтынчы көнгә инде кеше нәрсә өчен эчә башлаганын бөтенләй хәтерләми. Баштарак организм үзенә эләккән алкогольне үзлегеннән зарарсызландырып бара әле. Бу вакытта кеше дә үзен начар хис итми. Әмма хәмернең дозасы арта барган саен, организм да «бирешә» – кеше туктый алмыйча көннәр буе эчә башлый.

– Бераз айнып торган кешенең, якын арада «ычкынып», кабат эчә башлаячагын алдан фаразлап буламы?

–Эчкеченең якыннарыннан еш кына: «Запой»га китәр алдыннан аның тавыш интонациясенә кадәр үзгәрә», – дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Яңадан эчә башлар алдыннан кеше бик нык нервылана башлый. Организм кабат хәмер таләп итә.

– «Запой» белән эчкән кешене гомерлеккә айнытып буламы?

– Юк, мондый гарантияне беркем бирә алмый. Кешене «запой»дан

чыгару, икенче төрле әйткәндә, алкоголь белән агуланган организмны чистарту ул. Моның өчен кан тамырлары аша организмга күптөрле сыекча-дару кертелә. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында бөтенләй өметсез эчкечеләр дә була. Аларны, нәрсә эшләсәң дә, айнытып булмаячак. Яман шешнең соңгы стадиясендәге кебек бу очракта да нәрсә дә булса эшләргә соң. Андый кешенең инде баш миеннән берни калмаган була. Миннән еш кына: «Сез үзегез исерткеч эчемлекләр кулланасызмы?» – дип сорыйлар. Кырык ел эшләү дәвамында аракы аркасында кешенең никадәр түбән дәрәҗәгә төшүен, психикасының ни дәрәҗәдә бозылып, акылга сыймаслык гамәлләр кылуын үз күзләрем белән күреп торам. Эчкечеләргә шуларның йөздән бер өлешен генә күрсәтсәң, алар икенче көнне үк эчүен ташлар иде.

– Айнырга теләге булмаган кешене «запой»дан чыгарып буламы?

– Закон буенча, үз теләге, ихтыярыннан башка кешене айнытырга ярамый. Бу аның хокукларын бозу санала. Якыннары мәҗбүри рәвештә өстерәп диярлек айнытырга алып килгән эчкечеләр арасында туганнары өстеннән гариза язучылар да бар. Шушы гариза нигезендә аларны, исерекне мәҗбүри айнытырга маташкан өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

– Исерекне үзлегеннән: ниндидер үлән төнәтмәләре, лимонлы чәй кебек чаралар ярдәмендә айнытырга маташучылар да очрый…

– Белер-белмәс мондый ысулларны куллану бик куркыныч. Күпләр исерекне айнытуны киселгән бармакны дәвалау кебек кенә кабул итә. Чынлыкта исә бу – бик җитди чир һәм ул белгеч күзәтүе астында гына дәваланырга тиеш.

– Эчкечелеккә китерми торган алкоголь нормасы бармы?

– Юк, бик аз гына күләмдәге хәмер дә эчкечелеккә салынган беренче кирпеч була ала.

– Хатын-кыз эчкечеләр ир-ат эчкечеләрдән нәрсәсе белән аерыла?

– Хатын-кызның эчүе җәмгыятьтә кискен тәнкыйтьләнә торган начар күренеш санала. Шуңа күрә гүзәл затларның күбесе бу начар гадәтен яшерергә тырыша. Ачыкланганда инде хәлләр бик мөшкел – күпләр эчкечелекнең өченче стадиясенә җиткән була. Хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә дә сәрхушкә әйләнергә мөмкин.

«Запой»дан чыгып, айнып, тәүбәгә килгән кеше белән алга таба ничек яшәргә? Рөстәм Вәлиуллин элеккеге эчкеченең якыннарына түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

  1. Өегездә хәмернең эзе дә булмасын! Исерткеч эчемлекләргә бай корпоратив, бәйрәмнәр турында тәмләп сөйләшүдән тыелып торыгыз.
  2. Якын кешегезгә аның эчкән чакларын, аның ул вакыттагы кыланмышлары турында искә төшереп тормагыз.
  3. Өйдә тыныч кына яшисе килә торган рәхәт мохит тудырыгыз.
  4. Элеккеге эчкеченең буш бер генә минуты да булмаса хәерле. Йортыгызда ремонт башлыйсызмы, аңа башка эш кушасызмы – анысы сезнең эш. Иң мөһиме – аның элеккеге гадәтенә кире кайту өчен бернинди теләге дә, вакыты да булмасын!
  5. Бергәләп спорт белән шөгыльләнә башласагыз да комачауламас.

 

    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Хәмер куллану, эчкечелек  – динебездә катгый тыелган әйбер. Ул зур гөнаһ санала. Безне Аллаһы Тәгалә яраткан. Безгә нәрсәнең файдалы, нәрсәнең зыянлы икәнен дә Ул яхшырак белә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръән китабын индергәч, хәмер мәсьәләсен дә караган. Хәмер дигән нәрсә гарәпләрдән чыккан. Диндә бу мәсьәләгә кагылышлы өч аять алышынган. Баштарак анда: «Шундый кыяфәттә намазга басмагыз», – диелгән була. Аннары аны алыштырган икенче бер аятьтә: «Хәмернең файдасына караганда зыяны күбрәк», – диелә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән өченче аятьтә исә Аллаһы Тәгалә: «Хәмер безгә күп күләмдә дә, аз күләмдә дә – гөнаһ», – ди. Эчкечелек юлына басып, шушы гөнаһны кылган кеше тәүбә итәргә тиеш. Аның берничә шарты бар. Эчкечелекне гөнаһ дип танып, тәүбә итеп, башка шушы гөнаһка кайтмам, дип вәгъдә бирергә кирәк.

Эчкече белән яшәү – зур сынау. Салып алгач, хатынына, якыннарына кул күтәргән, өйдән куган кешеләрне беләбез. Шуңа күрә эчкече белән яшәгән кешегә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Нинди генә кайгы килсә дә, адәм баласы бу дөньяда бер ялгызы гына түгеллеген аңларга тиеш. Ата-анабыз, якыннарыбыз, мәчетләребез бар. Шуңа күрә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән: «Якынымны шушы чирдән азат кыл», – дип сорарга кирәк. Бала һәркемгә кадерле. Әмма баласы эчкечелек юлына баскан очракта ата-ана да шелтәләп, вәгазь укып, аны дөрес юлга кертеп җибәрергә тырышсын иде. Юкса, күп кенә каенаналар мондый чакта киленнәрен гаепли. Барың да бер сүздә, бердәм булганда гына кыек юлга кереп киткән кешегә ярдәм итәргә мөмкин.

Гыйбрәт

Бертуган ике ир-атның икесенә дә: «Сез ничек бу көнгә җиттегез?» – дип сорау биргәннәр. Аларның берсе – укып, белем алып, зур үрләп яулап, дәрәҗәле урында эшләгән. Икенчесе эчеп, сәрхушлеккә чыккан. Бу сорауга ир-атларның икесе дә бер үк төрле җавап биргән. «Чөнки безнең әти гомере буе эчте», – дигән алар.

Динә Гыйлаҗиева

 

фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү