1 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара кошлар көне

Бәйрәмнең максаты – кошларның төрләрен һәм санын саклау. Бу көн беренче тапкыр 1894 елда Америкадагы Оил-Сити шәһәрендә балалар бәйрәме буларак үткәрелә. Тиздән аны АКШның барлык территориясендә билгеләп үтә башлыйлар. XXгасыр башында Кошлар көнен үткәрү идеясе Россиягә дә үтеп керә. Революция һәм Гражданнар сугышы елларында бәйрәм турында онытып торалар. Ул 1924 елда яңадан торгызыла.

Көлке көне

Бу көн бернинди календарь бәйрәм көннәренә кермәгән. Әмма аны халыкара бәйрәм дип йөртергә була, чөнки бу көнне бик күп илләрдә, мәзәк итеп, бер-берсен алдалау гадәткә кергән.

Көлке көненең барлыкка килүе турында бик күп версияләр бар. Шуларның берсе буенча бу бәйрәм борынгы Һиндстанда пәйда булган. Анда 1 апрельне язгы яңа ел көне буларак, уен-көлке белән бәйрәм иткәннәр. Ә Исландиядә 1 апрельдә алдалау аллалар тарафыннан Тиасс кызы Скадея истәлегенә кертелгән дип санала.

ОРТ

27 ел элек (1995) «Иҗтимагый Россия телевидениесе» (ОРТ) тапшырулары башлана. Компания СССР вакытында төп тапшыру булган «Останкино» дәүләт телерадиокомпания эшен дәвам итә. 2002 елда ул «Беренче канал» дип үзгәртелә. Бүген әлеге телекомпаниянең программасын Россиянең 98,8 процент кешесе карый ала, аның 200гә якын илдә үз тамашачысы бар.

Дәүләт чиге

29 ел элек (1993) Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин «Россия Федерациясенең Дәүләт чикләре турында»гы РФ №4730-1 законына кул куя.

Шурик маҗаралары

55 ел элек (1967) Мәскәүдә Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» фильмы премьерасы була. Сценарийны ул Яков Костюковский һәм Морис Слободский белән бергәләп яза. 1966 елда әзерлек эшләре башлана. Тик режиссер төп рольгә актриса таба алмый интегә. Цирк артисты Наталья Варлейны алып килгәнче, 500 ләп актриса белән эшләп карый. Киноны 1966 елның 22 апрелендә төшерә башлыйлар. Ул “Мосфильм” павильонында, Кырымда, Абхазиядә үтә. Фильм төшерелеп беткәч,  цензура комиссиясенә җибәрәләр. Совет түрәләренә аның сюжеты да, музыкасы да, образлары да ошамый. Картинаны Леонид Ильич Брежнев кына коткарып кала.

1967 елның 1 апрелендә «Кавказская пленница»ның премьерасы була. Ул бик зур уңышка ирешә.1967 елда аны 76,54 млн совет тамашачысы карый.

Савыт-саба юу машинасы

133 ел элек (1889) сатуда беренче савыт-саба юу машинасы пәйда була. Аны америкалы Джозефина Кокрейн уйлап таба. Ул ишегалдындагы сарайда остаханә төзи һәм шунда савыт-сабаны механик юл белән юу өчен җиһаз ясый. 1889 елның 1 апрелендә Чикагода савыт-саба юу машиналары сатуга куела. Үз вакыты өчен шактый кыйммәт – 150 доллар торуга карамастан, аны аны нигездә кунакханә һәм ресторан хуҗалары бик теләп сатып ала.

Доллар

244 ел элек (1778) доллар билгесен уйлап табыла. Бу билгенең килеп чыгуы турында берничә версия бар. Иң таралганнарының берсе буенча аны беренче тапкыр корал сатучы Оливер Поллок үзенең бухгалтерия кенәгәләрендә куллана башлый.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү