Курск сугышында катнашкан 103 яшьлек Зиннәтулла Заһидуллин: «Карап торырга да куркыныч иде»

Курск сугышы – дөнья тарихында танк дивизияләре катнашында барган иң зур бәрелешләрнең берсе. Ул 1943 елның 5 июлендә башланып, 23 августка кадәр дәвам итә. 1941–1942 елларда барган сугышларда шактый югалтулар кичергән Гитлер Германиясе, «Цитадель» дип аталган бу операциядә җиңүгә өмет итеп, бөтен көчен шушы территориягә ташлый. Әмма планы барып чыкмый,  хурлыклы рәвештә җиңелүгә дучар була. Шул көннән башлап, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзының һичшиксез өстенлек алуы ачыклана.  Утлы дугада бүген тарихны өйрәнүчеләр күзлегеннән караганда да башка сыймаслык «тимер сугыш»ны кичерүчеләр арасында  Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы егете Зиннәтулла абый Заһидуллин да була.

Бик куркыныч булды

Быел август аенда Зиннәтулла абыйга, аз да түгел, күп тә түгел, 103 яшь тула.  Бу якларга  килеп чыксак, без аның янына сугылмый китмибез. Кайберәүләр, Зиннәтулла бабай турында бик еш язасыз, дип, дәгъва да белдергәли.  Әмма моңа исебез китми. Беренчедән, гасыр кичкән, сугыш афәтен күргән ветеранның хәлен көн саен белешеп торсак та, артык булмас иде. Икенчедән,   Курск дугасындагы хәлләрне үз күзләре белән күргән кеше буларак,  без аның сөйләгәннәрен тагын бер кат тыңладык. Вакыты шундый бит. Һәр сүзе тарихта калсын дидек.

Үтенечебезне җиткергәч тә, ул кинәт кенә сөйләп китә алмады әле. Бер ноктага карап, уйланып утырды. Аннан, ай-яй, ут эчендә яшәдек без анда, бик куркыныч булды, дип әйтеп куйды. Шуннан соң гына ачылып китте.

– Мин минометчы идем. 1943нең маенда безне Ржевка таба алып киттеләр.  20 көн җәяү бардык.  Егерме беренче көнне, ниһаять, ял иттек. Кеше төсле йокладык. Шәп итеп ашаттылар.  Икенче көнне сафка тезеп куйдылар. Каршыбызга бер офицер чыгып басты. 15 кешене сайлап алды. Мин дә шунда эләктем. Бергәләп фронт сызыгына таба юнәлдек. Караңгы төшкәндә кузгалабыз, иртәнге 7ләргә кадәр барабыз. Шулай итеп ике атнадан артык юлда булдык. Үзара: «Монда бик каты сугыш буласы икән. Немецлар, икенче Сталинград ясыйбыз, бөтен әйберне юкка чыгарабыз, дип әйтәләр икән», – дигән сүзләр ишетелә. Билгесезлек инде. Көтеп ятабыз шулай. Ишетелгәннәр рас килде. 5 июль көнне иртәнге сәгать 3тә беренче тапкыр бомба яудырып киттеләр. Карап торырга да куркыныч иде бу күренеш. Бер килгәндә 10ар, кайчагында 40ар самолет очып килә. Бөтен тирә-якны ут чолгап алды. Берни күренми. Кичке 7гә кадәр шулай булды.

7 июль көнне танклар ташкыны агылды. Безне күрмәсеннәр дип, маскировка ясап өлгергән идек. Яныбыздан гына үтеп киттеләр. Бик авыр булды ул. Нервлар соңгы чиккә кадәр киеренкеләнде. Сулыш алуы да авыр. Тик, ничек булса да, түзәргә кирәк. Алар үтеп китү белән артларыннан ут ачтык. Бер танк та кире борыла алмады.

Танклар һөҗүменнән соң  яхшы коралланган гаскәр җибәрделәр. Строй белән аягөсте генә атлап киләләр болар. Бездән бер чакрым ераклыкта гына инде. Аерым ачык күренеп торалар. Бергә тупланыр өчен, безгә   арткарак китәргә, чигенергә кушканнар икән. Каршы яктагылар киткән. Команда нишләптер безгә килеп ирешмәде. Инде немецлар килеп җитә язган иде. Без һаман минометтан атабыз. Шулвакыт: «Җыеныгыз, чигенәбез», – дигән команда ишетелде.  Чак кына ычкындык. Ходайның рәхмәте, беребезгә дә зыян килмәде.  Немецлар килә дә килә,  берзаман элек безнең гаскәр торган урынны да каплап алдылар. Ә без, бергә тупланып, шул вакытта гына һөҗүмгә күтәрелдек. Түзә алмадылар, борылырга мәҗбүр булдылар.

Җиңү җиңел бирелмәде. 7 июльдән 23  августка кадәр 100 чакрым ара гына үтә алдык. Көненә 1–3 километр дигән сүз инде бу. Нинди хәлләр булганын шуннан да чамаларга була.  Сугышның ничек барганын әйтеп, сөйләп кенә бирә торган түгел. Монда иң зур танк дивизияләре сугышы булды. Тирә-як ут эчендә калып, мартен мичләрендәге кебек корыч кайнап торды,  җир өсте кан катыш тузан белән капланды. Каты сугышлардан соң совет гаскәрләре  немецларны  чигенергә мәҗбүр иттеләр.  Харьковка ике километр кала тукталып калдык.  Шәһәрне җимерәселәре килмәде чөнки.

Немецлар атудан туктамадылар. Бик ачыклыкта ятам кебек тоелды да,  бер окоптан икенчесенә сикерим дигәндә, сул яктан аркама һәм уң кулыма снаряд кыйпылчыгы килеп эләкте. Ут астында санбатка алып бара торган түгел.   Уйсу җиргә урын әзерләделәр дә яралыларны шунда китереп салдылар. Санинструкторлар килеп, яраларны бәйләделәр. Бер көн яттык шулай, икенче көнне яңгыр ява башлады. Юешләнеп беттек. Кайберәүләргә рәхәт: йөри дә алалар, ә  миңа, ике ягым да яралы булганга, кузгалмыйча чалкан ятарга туры килде.  Шулай бервакыт, немецлар Харьковтан чыгып качкан, дигән хәбәр килеп иреште. «Котылдык», – дип, җиңел сулап куйдык. Ике көннән соң шәһәргә килеп эләктем. Ленин бакчасында 2–3 көн кундык. Нәрсә булгандыр, көннәрдән  беркөнне  иртә белән торганда, аякка баса алмадым.  Энә белән чәнчиләр, берни сизмим.  Тылга алып китәргә карар кылдылар…

Югалттылар

Шуннан соң Зиннәтулла абый тормышында икенче этап башлана.

– Вагонда тәрәзә буена эләктем. Температурам 40 градуска кадәр күтәрелде. Үтәли җилдән үпкәләрем шешкән булып чыкты. Харьковтан ерак түгел төшереп калдырдылар. Өч көн  азаплангач, рәтләнә башладым. Ноябрь аенда тагын алып киттеләр. Төмән ягына бара торган поезд булып чыкты. Бик үтенеп сорагач, туган җиргә якынрак дип, Уфада төшереп калдырдылар. Бәхетемә, госпитальдә баш табиб Казанныкы булып чыкты. Дәвалый башлады бу мине. Бер ун көннән соң энә белән төртеп караса, аягым селкенеп китте. Ике шәфкать туташын билгеләде дә, алар мине  баскыч буйлап йөрттеләр дә йөрттеләр.  Бераз җайлангач, комиссиягә куеп, 6 айга өйгә кайтарып җибәрделәр. 1944 елның 25 гыйнварында поездда Колаңгы станциясенә кайтып төштем.  Вакыты җиткәч, хәрби комиссариатка бардым.  Хирург карады да: «Яраларың төзәлеп җитмәгән әле. Юлга чыгарып җибәреп булмый», – диде. «Болай  да фронтка китәргә кешеләрем җитми», – дип военком бик ачуланды ачулануын, әмма табибка каршы килә алмады. «Үзебез чакыртырбыз. Өеңдә генә тор»,  – дип чыгарып җибәрде. Шулай яши торгач, сугыш та тәмамланды. Хәлләрне белешергә дип, комиссар янына барсам, зилзилә бураннары купты. «Син кая югалдың», – дип эт итеп сүкте, кабинетыннан куалап чыгарды. Бер ярты сәгатьтән чыкты да гафу үтенде. Документларың шкафта яткан икән, күрмәгәнбез, ди…

Танклар бәрелеше нигездә дүрт өлкәгә кергән территориядә бара. Бүгенге Белгород өлкәсе һәм Белгород территориясендә – 2020,  Курск өлкәсе һәм Курскида – 1844, Орел өлкәсе һәм Орелда 4582 татарстанлы һәлак була һәм төрле яралардан үлә. Харьков өлкәсендә Татарстаннан 3569 солдат һәм офицер җирләнгән дип исәпләнә.

Зиннәтулла абый, истәлекләренә бирелеп,  матур гына  тормыш итеп ята әле. Ике таякка таянып йөри үзе. Әмма ярдәм итим дип килсәң, шундук туктата. Үз көченә ышанырга өйрәнгән. Кунаклар да еш килә аның янына.

– Район башлыгына да, башка җитәкчеләргә дә рәхмәт яусын. Гел игътибар үзәгендә тоталар. Көн башландымы: «Зиннәтулла абый, берәр нәрсә кирәкмиме?» – дип шалтыратып  торалар. Кирәкми бер әйбер дә. Ходай язган гомерне матур гына яшәп бетерергә дип кенә уйлыйм инде. Күршем Фәридә инде ничә еллар мине карый. Аңа рәхмәтләрне әйтеп бетерә торган  түгел, – диде ул.

Зиннәтулла абый җор теллелеген бер дә җуймый. Фотога төшерергә дип, орден-медальләр тагылган пинҗәген кидергәндә: «Ник, көн суындымыни? Әле генә җылы иде бит» , – дип шаяртып куйды. «103 яшь тула бит. Кеше ышанмаслык», – дип уйланып алды да, «Нишлисең инде, безне бит, артка юл юк, туктарга да ярамый. Алга таба гына барырга», – дип өйрәттеләр дип, кет-кет көлеп тә куйды. Күрәсең, истәлекләргә бирелеп, тагын бер кат Курск сугышын искә алуы иде аның.

Курск дугасында – татарлар

«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов биргән мәгълүматлар.

– Курск дугасында Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган 10 меңгә якын кеше һәлак була. Клубның эшче төркеме әлегә шуларның 5500ен генә ачыклый алды.

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар арасында  Татарстаннан ике кеше бар:

   ✅Салихов Гатаулла Салих улы,  1924 елда Арча районының Түбән Оры  авылында туа.

Фомин Михаил Сергеевич, 1923 елда Менделеевск шәһәрендә туа.

  ✅Шулай ук Мифтахов Әмин Хәләп улы (1923  елда Ютазы районы Еновка авылында туа) Герой исеменә тәкъдим ителә, әмма бүләк иясенә барып җитә алмый.

Курск сугышында күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнгән тагын 50дән артык татарстанлының документлары табылды. Шуларның 17се – татар милләтеннән.

Курск сугышы турында фактлар һәм саннар

Совет армиясендә югалтулар саны – 860 мең кеше. Шуларның 255 меңе үтерелгән яки хәбәрсез югалган.

Советлар Союзы Герое исеменә 180 солдат һәм офицер лаек булган. 100 мең кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

130га якын хәрби часть гвардия исемен алган.

Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше өчен Курск өлкәсе – Ленин ордены, Курск шәһәре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

2007 елның 27 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин указы белән Курск шәһәренә «Хәрби дан шәһәре» дигән мактаулы исем бирелә.

1983 елда Курскида совет сугышчыларының Курск дугасындагы батырлыклары мәңгеләштерелә: 9 май көнне мемориал ачыла. 2000 елның 9 маенда «Курск дугасы» дип аталган мемориал комплекс ачыла.

Курск сугышы барышында совет гаскәрләре 30 немец дивизиясен  (шул исәптән 7 танк дивизиясе) юкка чыгара.

Дошман 500 мең кешесен (үтерелгәннәр, яраланганнар, әсирлеккә төшкәннәр) югалта.

 

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү