«Ефәк юлы» катнашучылары 13 төбәк аша Мәскәүгә юл алды

Чили юлларын искә төшергән Татарстан, көндәшкә әверелгән тузан, җанатарлар алкышы. «Ефәк юлы» ралли ярышы катнашучылары җомга көнне Татарстандагы махсус участокны сынап, Уфага юл алды. 618 чакрымга сузылган беренче этапның 142 чакрымы Лаеш районының Державино авылында башланып, Мамадыш районының Катмыш авылында төгәлләнде. Беренче, көйсез юл. Ралли катнашучылары ярышның тәүге сынавында сынатмаганмы? Аларны Лаешта озатып, Мамадышта «ВТ» хәбәрчесе дә каршы алды.

«Лаеш халкы күнеккән» 

Йөк машиналары, багги, мотоцикллар… Механиклар техника төзеклеген тикшерә, пилотлар күнекмәләр ясый, рухи яктан әзерләнә. Лаеш районының Державино авылында «Ефәк юлы»ның беренче ярыш көне башланды.

«Осталык таләп итәчәк». «Ефәк юлы» проекты җитәкчесе Владимир Чагин юлны әнә шулай бәяләде.
– Маршрут башында ук спортчыларны әйләнешләр, чокырлар, бормалы юллар көтәчәк. Катнашучыларга чын-чынлап машинаны тоемларга туры киләчәк, – дип аңлатты ул. – Командага аңлашырга, штурман белән уртак тел табарга кирәк булачак. Минемчә, шулай булганда, финишка уңышлы барып җитәргә мөмкин.
Финиш сызыгы исә – Мәскәүнең Кызыл мәйданында. Аңа кадәр ралли катнашучыларына төрле төбәкләрнең, аерым алганда, республиканың матур табигатенә хозурланырга мөмкинлек бар. Сүз уңаеннан, күп кенә узышчылар инде моңа игътибар иткән икән. «Тигез кыр гына түгел монда. Таулары да, сикәлтәләре дә бар. Бу участоктагы юл спортчыларга ярышка ияләшеп китү өчен бик яхшы булачак», – дип өстәде Владимир Чагин.

Elikov Anton Silk Way Rally 2023

Тизлек дигәне автоузышчылар өчен генә түгел, ралли катнашучыларын кабул иткән районнар өчен дә мөһим ул. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ярышка күпме әзерләнүләрен әйтмәде. Бары тик:
– Безнең Лаеш халкы райондагы мондый чараларга күнеккән инде. Без тиз арада оешып, тиз арада оештыра беләбез, – дип кенә җаваплады.

Татарстанның автомобиль спорты федерациясе башкарма директоры Рафаэль Баһаветдинов та маршрутның җиңелләрдән булмавын билгеләп үтте. «Мин әле үз машинамда юлны сынап кайткан идем. Бампер төшеп кала язды. Узышчыларның күрәселәре бар әле»,  – диде ул.
«Ефәк юлы»ның янә Казанга кайтуы да – шатлыклы вакыйга, дигән фикердә Рафаэль Баһаветдинов. «Зур ярышлар спорт үсешенә йогынты ясый. Балалар бар бит әле. Әйтик, картинг белән мавыгучылар. Акыллы, машинада йөри, ярыша белгәннәрне үстерү мөһим», – диде ул.

Халыкара чараларга безнекеләргә чик куюга карата да фикерен әйтте әңгәмдәш. Истә булса, «КАМАЗ-Мастер» командасына сәяси сәбәпләр аркасында «Дакар» ралли рейдында катнашу тыелган иде.
– Минемчә, аларга бездән башка күңелсездер, – диде Рафаэль Баһаветдинов. – Алар гел үрнәк булдылар, аларга тиң булырга теләделәр. Спортта сәясәт булмаска тиеш, диләр, әмма бу гел алай түгел икән.
Старт алдыннан ярышта  катнашучыларның кәефен белештек. «Таифмотоспорт» командасы белән баггида ярышучы Тимур Шиһабетдиновның кәефе күтәренке иде.

Узышта, иң мөһиме, игътибарлы булу, концентрацияне югалтмау». «Ефәк юлы» – җитди ярыш. Техниканы да тиешенчә әзерләдек, үзебез дә әзер кебек. Этап кысасында уза торган төбәкләрне беләбез. Юл сюрпризларсыз узар дип уйлыйм, – диде ул. – Эссе һава торышы үзенекен итә инде анысы. Барыбызга да, шул исәптән техникага да кызу. Әмма шартлар барыбыз өчен дә бер.
Шулай ук баггида ярышучы Сергей Карякин да ярышның яхшы узасына ышанычын белдерде. Татарстанда башкача була да алмый, диде ул.

– Кызык булачак, моңа шик юк. Татарстанда автоспортка кызыксыну зур булды, андый ярышларны яраталар, республика моның белән дан тота. Халык безне дә үз итәр, ә без яхшы нәтиҗә күрсәтә алырбыз дип уйлыйм, – диде ул старт алдыннан.

Кояш елмайды, тузан борчыды

Мамадышның Катмыш авылында Сабан туе диярсең. Аермасы шунда: милли бәйрәмдә халык кыр һәм көрәш батырларын зарыгып көтеп торса, монда – раллида ярыша торган экипажларны. Ихлас кызыксыналар, көтәләр, җан аталар, «Кайда безнең «КамАЗ»лар?» – диләр. Гадәттәгечә, озак көттермәделәр тагы. 142 чакрымлык махсус участокны беренче булып «МАЗ-СПОРТавто» командасыннан Алексей Вишневский узды. Шул ук командадан Сергей Вязович икенче урынны алды. «КАМАЗ-Мастер»дан Эдуард Николаев исә–  өченче урында. 303 нче номерлы экипаж финиш сызыгын үтүе булды, машина тирәсен халык сырып алды. Бердән, машина яңа, моңа кадәр раллиларда катнашмаган төре. Икенчедән, халыкның пилот Эдуард Николаевны күрәсе килә, юл, команда хәлләрен сорашасы килә! Эдуард та хис-кичерешләрен тыймады, аралашты, фотога төште, малай-шалайның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. «ВТ» хәбәрчесенә дә вакыт тапты. Танылган спортчы безне татарча сәламләде.
– Бу махсус участокны узуымнан әллә ни канәгать калдым, дип әйтә алмыйм. Эссе һава торышы үзенекен итте. Бөтен җир коры. Әйтик, көндәш янына да якын килерлек түгел, тузан күтәрелә. Төп көндәшебез тузан булды, – диде ул. – Беренче булып кузгалып киткәннәргә җиңелрәк булгандыр дип уйлыйм. Чөнки юл чиста иде. Тузан эчендә баруларыбыз Чилидагы (Аргентина) махсус участокларны искә төшерде. Ралли-рейд бит инде бу шуңа да. Тузанмы, пычракмы – без барырга тиеш.

Эдуард, җанатарлар җылысын тоябыз, ди. «Тизлек буенча чикләүләр бар. Чөнки күп кенә участоклар халык яши торган җирләрдән уза. Без аларның җан атуын сизәбез. Балалар, әби-бабайлар, малайлар – барысы да кул чабып каршы алып тора», – диде ул.
Эдуард яңа техникага да бәя бирде. «Юлда үзен яхшы яктан гына күрсәтер дип уйлыйм. Сынатмас. Миңа исә пилот  түгел, команда белән булу күпкә мөһим», – диде ул.

Штурман Евгений Яковлев та тузаннан зарланды.
– Юл үзенчәлекле, кызыклы иде. Әллә ни авыр димәс идем. Махсус участок ярышлар өчен бик яраклы. Әмма тузан борчыды инде. Азмы-күпме җиле бар әле. Берничә көн коры һава торышы булу үзенекен итә шул. Йөк машиналары паровоз кебек барды дияргә була, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
…Владимир Чагинның да уенда – «КамАЗ» егетләре. Экипажлар бер-бер артлы финиш сызыгын үтә торды, ул һәркайсы янына килеп юл хакында сорашуын дәвам иттерде. Һәркайсына бер генә сүз: «Сынатмагыз!» Без дә шул теләктә!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү