Шәрә агачлар. «Салкын гына җиңә алачак»

Быел агачлар шәрәләнде. Урманнарда да, паркларда да яфраксыз калган агачлар шактый. Сәбәбе – аларның яфракларын ефәк корт (шелкопряд) ашаган. Бу хакта без бер язган идек инде. Бөтен кешене хафага салган кортлар турында урманчылар белән сөйләштек. Белгечләр, агачлар өчен борчылмагыз, алар яңарачак, дип тынычландыра.

Татарстан урманчылары ефәк корты һөҗүменнән соң ниләр эшләргә җыена? Киләсе елда да быелгы хәл кабатланмасмы? Инде күп җирләрдә, ефәк корты ашап киткәннән соң, агачлар яңадан яфрак ярган. Бу тынычланырга сәбәпме? Урманчыларга бу юлы шул сорауларны бирдек.

Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев, агачлар яңадан яфрак ярды, дип шатландырды.

– Язын агачларның шәрә утыруы бер дә матур түгел иде инде. Ефәк кортын бу кадәр зыян салыр дип көтмәгән идек. 2021 елда беренче тапкыр килеп чыкты алар. Салкын кышка өметләндек. Кортлар салып калдырган йомыркалар салкында туңар дип уйладык. Тик булмады. Кышның артык салкын килмәве сәбәпле, ефәк корты рәхәтләнеп үрчеде. Өч ел рәттән бу кортлар яфракларын ашаса, агачларга зыян зур булачак. Алар корырга да мөмкин, – ди Рамил Галиев. – Без кулдан килгәнне эшләдек. Барлык таләпләргә туры китереп, урманнарны биологик препаратлар белән агуладык. Әмма бу эшләрне авылдан, елгадан, умарталардан 3 чакрым ераклыкта гына башкарып була. СанПиН таләбе шундый.

Урманчылар яшерми: агуларга ярамаган урыннарда кортларны бетереп тә булмый. Алар әлеге дә баягы салкын кышка өметләнә. Башкача бер чара юк. Әгәр инде кыш җылы килеп, ефәк корты салган йомыркалар туңып үлми икән, бу очракта агуны самолеттан сиптермәкчеләр. Болай эшләгәндә, ефәк кортыннан котылу мөмкин булачак.

– Самолеттан сибә торганы да биологик препарат аның. Без ул даруның кешегә дә, тирә-якка да зыяны булмавын ачыкладык. Бал кортларына да зыяны юк, диделәр. Димәк, тагын да бу кортлар күренсә, курыкмыйча сиптерергә булачак. Күктән сибүгә өмет зур – ул тиешле урыннарга барып җитәр дип уйлыйбыз, – ди Рөстәм Галиев.

Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова әйтүенчә, ефәк корты аларга да килеп җиткән.

– 2014 елда без моның белән очрашкан идек инде. 10 ел дигәндә, тагын агачларга зыян салдылар. Ул елны без бу бөҗәкләрдән агуны самолеттан сиптереп кенә котыла алдык. Кулдан сиптергәндә, препаратның барлык агачларга да эләгүе икеле, – ди урманчы. – Безгә ефәк корты күрше Башкортстаннан керде. Иң элек Азнакай урманнарына күчте, алардан – безгә. Оренбург ягындагы урманнар чиста. Аларда бу проблема юк.

Гөлнара Мөхәммәтханова, без агуласак, күршеләрнекеләр дә бетәчәк, алар дару сибә икән, бездә дә кимеячәк, ди. Шунысы сөендерә: Бөгелмәдә зыян күргән агачлар яңадан яфрак ярган.

– Быел ефәк кортының ата күбәләкләре күп очып йөри. Ана күбәләкләр үз эшен эшләгән инде. Алар агачларга йомыркаларын салган. Бу кортларны салкын гына куркыта алачак, – ди ул да.

Урманчы бакчасы булган кешеләргә дә киңәш бирде.

– Ефәк кортлары агачның аскы өлешенә, җирдән 70 сантиметр биеклектә йомыркаларын сала. Алар ачык көрән төстә була, йонны хәтерләтә. Шуларны күрсәгез, алып ташлагыз, – ди ул. – Без, урманчылар, өметне өзмибез. Ефәк күбәләге 9–10 елга бер килеп чыга. Аның белән ничек көрәшүнең нәтиҗәле икәнен дә белдек. Әлеге вакытта зыян килгән урыннарны исәпләп чыгардык. Бөтенләй бу корткычлардан котылу өчен, препаратларны күктән сиптерү кирәк. Бары тик шулай эшләп кенә без ефәк кортыннан котыла алачакбыз.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов әйтүенчә, Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары урман фондында ефәк күбәләкләре 2022 елда табылган.

– Ел дәвамында урманнарда корткычларны тикшерүләр үткәрелә. Аларны бетерү өчен Урман федераль  хуҗалыгы агентлыгына нигезләмәләр әзерләп җибәрдек. 2023 елның маенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә урман корткычларын бетерү буенча чаралар уздырылды, – ди ул.

Татарстанда 53 мең гектар мәйданда ефәк кортын бетерү буенча эшләр башкарылган. Агачларны биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән эшкәрткәннәр. Ефәк күбәләгеннән зыян сала башласалар гына агулыйлар икән.

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023–2024 елларда көчле салкыннар булса, мондый урман корткычларының йомыркалары туңачак һәм алардан кортлар чыкмаячак, – ди Илгизәр Зарипов. – Шуңа күрә урманнарны корткычлардан эшкәрткәнче, яз көне аларның санын контрольдә тотабыз. Әгәр тикшерү эшкәртү кирәклеген күрсәтсә, агулыйбыз. Моннан тыш, көзге чорда Татарстанда ефәк күбәләге йомыркаларын нефть белән эшкәртү үткәреләчәк. Бу чара әлеге корткычның популяциясен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Белеп тор!

– Ефәк корты күбәләге 10 көн генә яши, үзе берни дә ашамый.

– Сезонга бер тапкыр 300–1200ләп йомырка сала. Язын шул йомыркалардан чыккан гусеницалар, бик тиз үсеп җитеп, яфрак согы белән тукланалар.

– Ефәк корты аеруча имән, тупыл һәм бакчадагы җимеш агачларын ярата.

– Корткычларны куркыту өчен агачка сумала, машина мае һәм махсус препаратлар сеңдерелгән «билбау»лар бәйләргә кирәк. Болай эшләгәндә кәүсәнең түбәнге өлешендә яки коры яфрак астында кышлаган гусеницалар өскә үрмәли алмый.

– Ефәк кортын кошлар да яратмый.


Фикер өстәү