«Агачларны корт ашап бетерә бит!»

Редакциягә әнә шундый хәбәр килде. Нурлат районының Чулпан авылы янәшәсендәге урманнан төшерелгән фотолар иде ул. Биредә урман эчендә кортлар агач яфракларын ашап бетереп бара.

Әлки, Аксубай, Биләр, Минзәлә, Чирмешән, Азнакай якларында да шушы хәл икән. Нәрсә бу? Әлеге сорауга җавап табар өчен Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

– Урманнарга ефәк корты зыян сала. Аларны агулау эшләре күптәннән бара. Инде 53 мең гектар җир кортларга каршы эшкәртелде. Урманчылар җәяү йөреп һәр зарарланган мәйданны махсус препарат белән агулап чыга, – ди Татарстанның Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов.

Урманчылар әйтүенчә, әлегә Чулпан авылы янәшәсендәге урманда агулау эшләре башкарылмаган. Әмма чират җитәчәк. Урманчылар агачларның яфракларын корт ашаса да, үзләренә зыян килмәячәк, дип ышандыра. Алар язын яңадан яфрак ярачак, диләр.


Фикер өстәү