Кукмарада «Гыронга быдтон» бәйрәменә 3 меңнән артык кунак көтелә

Быел «Гыронга быдтон» милли мәдәният бәйрәменә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстаннан һәм Россиянең якын төбәкләреннән 3 мең кунак катнашуы көтелә. «Татар-информ» матбугат конференциясендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина шулай дип белдерде.

«Без бу бәйрәмдә ким дигәндә, 3 мең кунак көтәбез. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашуы көтелә», — диде спикер.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бәйрәмгә килергә теләүчеләр күбрәк булачак, дип өстәде.

«Кукмара районы үзенең кунакчыллыгы белән дан тота. Ә монда яшәүче удмуртлар бигрәк тә. Милли бәйрәмнәрнең популярлыгы һәм җәлеп итүчәнлеге елдан-ел арта бара. Ул, беренче чиратта, бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру белән бәйле зур эш нәтиҗәсе. Мохтариятләр шулай ук милли традицияләрне алга этәрүдә дә актив эшли», – диде ул.


Фикер өстәү