Төрмәдә утыручы артист үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәргә теләк белдергән

Авариядә кеше үлеменә китергән актер Михаил Ефремов махсус хәрби операциягә җибәрүләрен сораган. Бу хакта артистның дусты Иван Охлобыстин Metametrica Youtube-проектында сөйләп үткән.

“Ул махсус хәрби операциягә китәргә теләгән, әмма аны алмаганнар. Өлкән яшьтә, авыру кеше… Шундый фаҗигагә юлыккан, күпне күргән, күпне кичергән…”, – дигән Охлобыстин.
“Интерны” йолдызы билгеләп үткәнчә, Ефремов – даһи актер һәм режиссер, шуңа күрә аңа ул тизрәк сәхнәгә әйләнеп кайтуын тели.
Исегезгә төшерәбез: Михаил Ефремов 2020 елда юл-транспорт фаҗигасендә бер кешенең һәлак булуына китерүе сәбәпле, 7,5 елга төрмә җәзасына хөкем ителде. Актерның авария китереп чыгаруы исерек хәлдә рульгә утыруына бәйле.


Фикер өстәү