Мобилизацияләнүчеләрне хәрби хезмәттән соң җинаять җәзасыннан азат итәргә мөмкиннәр

Биредә сүз авыр булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен җаваплылык турында бара. Төзәтмәләр шулай ук контракт буенча хезмәт итүчеләргә дә кагыла.

Авыр булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны, мобилизацияләнгән очракта, бүләкләнгәннән соң яки хәрби хезмәттән киткәннән соң азат итәргә мөмкиннәр. “Бердәм Россия” депутатлары Павел Крашенинников һәм Ирина Панькина, шулай ук Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас Дәүләт Думасына шундый закон проекты керткән.

Төзәтмәләр мобилизацияләнүчеләргә һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә кагыла. Аларны хәтта җинаять кылган очракта да җаваплылыктан азат итү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү