Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киткән Айрат Закиров: «Әле хәл итмәдем»

 Саксофончы Айрат Закиров җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә матур гына чыгыш ясап йөри иде. Быелга төркемнәре сезонны япкан.

Айрат исә, төркемнән бөтенләй үк киткән. Әлегә киләсе сезонда кемнәр белән эшлисе билгесез.

– Сабантуйлар вакытында Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар белән эшләдем һәм эшлибез. Киләчәктә нинди төркемдә уйнаячагымны хәл итмәдем әле, – ди ул.


Фикер өстәү