Рөстәм Закировның улы Илсөя Бәдретдинова төркеменнән нигә киткән?

 Люция Мусина һәм Рөстәм Закировларның улы Айрат Закиров Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киткән.  Хәзер ул Гөлназ Шәрипҗановалар төркемендә чыгыш ясаячак. Бу хакта Айратның яңа «җитәкчесе» социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Без ишәйдек. Айрат, дус-тату гаиләбезгә рәхим ит», – дип язган Гөлназ Шәрипҗанова.

Илсөя Бәдретдинованыкы төсле иң шәп төркемнән Айратның китүен Гөлназның язылучылары бик аңлап бетермәгән. Кайберәүләрнең күңеленә: «Куганнармы әллә?» – дигән шик тә кергән.

Илсөягә кадәр Алмаз Мирзаяновлар төркемендә эшләп өлгергән Айратны даимилеге булмауда гаепләүчеләр дә табылган.


Фикер өстәү