«Өчпочмак сагындырган…» Район башлыклары ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуларын дәвам итә

Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча туган якларына кайткан Татарстан егетләре кыска гына ялларын заяга уздырмый. Район башлыклары белән очрашуларда катнашып, үзләрен һәм якыннарын борчыган мәсьәләләрне җиткереп калырга тырыша алар. Батыр егетләрне нәрсә борчый? Без янә шуны белештек.

Мондый очрашуларның чираттагысын Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та уздырган. Туган якларына кайткан егетләр белән ул чәй өстәле янында сөйләшкән. Зарланырга яратмасалар да, хәрбиләрнең берсе – «Мудрый» позывнойлы ир-егет кан басымына бәйле проблемаларын җиткергән, ялга кайткач, хастаханәдә ятып чыгарга да өлгергән. Ә фронттагы хәлләрдән зарланмый егетләр. Ашау-эчү мәсьәләсендә тәртип, көндез артык эссе, ә төнлә артык салкын булуы гына борчый икән үзләрен.

– Өйдә пешкән ризыкны сагынып кайттык. Бездәге өчпочмакның тәмлелеге!.. Андый тәмле өчпочмак башка бер җирдә дә юк, – дип сөйләгән ялга кайтучыларның берсе. – Өйгә кайтыр алдыннан дулкынландым. Ә китү әллә ни авыр түгел. Иң кыены безгә – китүчеләргә түгел, ә озатып калучыларга шул аның…

Акча һәм түләүләр вакытында килеп тора, ә якыннарның һәм туган якның ярдәме көч өсти – иң мөһиме шул, ди егетләр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев исә хәрбиләр белән тугызынчы мәртәбә очрашкан. Җыелышып сөйләшүгә барлыгы 18 ир-егет килгән. Бу очрашуны алар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып башлаган.

– Егетләр белән ничәнче мәртәбә очрашуым – бер зарлану сүзе ишеткәнем юк. Солдатларча: «Бар да тәртиптә», – дип кенә җавап бирә алар. Күрәсең, махсус хәрби операциядә катнашу тормышка башкача карарга өйрәткәндер… – ди шәһәр мэры.

Егетләрнең һәркайсына кирәк-ярак тутырылган рюкзак, җылы аяк киемнәре әзерләнгән булган. Гомумән, шәһәр үз батырларын ташламый – гуманитар ярдәмне илтеп кенә тора. «Туган якка рәхмәт!» – ди егетләр.

– Шәһәребез бик үзгәргән. Үзем яши торган микрорайонны таный торган түгел, – дип уртаклашкан хәрбиләрнең берсе. – Мин кайтканда, балаларыбызның берсе генә өйдә иде, икенчесен авылдан алып килдек. Сөенештеләр… Вакытымны алар белән уздырам. Тиздән – августта хатыным белән бергә гомер кичерүебезгә 17 ел тула. Бу юлы видеоэлемтә аша гына бәйрәм итәргә туры киләчәк…

Ир-егетләрнең күпчелеге үзләре түгел, якыннары, аеруча балалары өчен борчыла. Өйдәге проблемаларын Наил Мәһдиевкә аерым килеп сөйләүчеләр дә булган. Җитәкчелек якыннарын ярдәмнән ташламас, үзләре өйдән еракта чакта терәк табылыр, дип өметләнә алар.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән 10 көн саен очрашырга тырыша. Мондый очрашулар май аеннан бирле даими рәвештә уздырыла икән. Район башлыгының мобилизациягә бәйле эшләр буенча ярдәмчесе Вера Саттарова сөйләвенчә, ялга кайткан егетләрне үзләренә һәрдаим ярдәм итүче волонтерлар белән очраштырырга тырышалар икән.

– Без аларны яшьләр үзәгенә алып барырга тырышабыз. Анда 20ләп волонтер хәрбиләр өчен махсус ятьмәләр үрә. Авыл җирлекләреннән китерүчеләр дә шактый. Яллары бетеп, махсус операция зонасына киткәндә, аларны үзләренә тапшырабыз, – диде ул безгә.

Район хәрбиләрнең туганнарын, якыннарын да ташламый.

– Кемгәдер утын кайтарырга кирәк. Быел иң авыры – печән табу. Ләкин без ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Әле соңгы очрашуда егетләр генератор сораганнар иде – таптык, тапшырдык. Район башлыгы үзе дә егетләрнең әти-әниләре белән еш очраша. Бу хакта бик сөйләми генә, – диде Вера Саттарова.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов ялга кайтучылар белән чираттагы очрашуын әле шушы көннәрдә генә уздырган. Очрашуда ул хәрбиләр өчен гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе әзерләнүен хәбәр иткән.

Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чәй табыны янында узган очрашуда солдатлар үз хезмәтләре турында сөйләгән, гуманитар ярдәм күрсәтүләре, якыннары турында кайгыртулары өчен барлык зәйлеләргә рәхмәтләрен белдергән.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү