Кемгә һәм нәрсә тиеш? Акчалата түләүләр, хәрби хәрәкәт ветераны статусын алу, психологик ярдәм

Акчалата түләүләр, хәрби хәрәкәт ветераны статусын алу, психологик ярдәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын барыннан да бигрәк әнә шул мәсьәләләр борчый. Аларга ярдәм йөзеннән оешкан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы бүлегенә соңгы биш айга якын вакыт эчендә генә дә 3,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары арту да билгеле булды. Кемгә һәм нәрсә тиеш?

Алдан ук ачыклык кертик: «Ватанны саклаучылар» фондын оештыру турындагы указны быел апрельдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасын узган ветераннар һәм сугышчыларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Дәүләт фондының республикадагы бүлеге 1 июньнән бирле эшли.

– Мондый фонд ил тарихында тәүге тапкыр оешты. Бөек Ватан сугышыннан соң да, Әфганстан, Чечня сугышларыннан соң да бу дәрәҗәдәге ярдәм юк иде, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында фондның республикадагы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина. – Казандагы төп үзәктән тыш, Татарстанның 19 шәһәре һәм районында 45 социаль координатор эшли. 1 июньнән бирле безгә 3676 кеше мөрәҗәгать итте. Ярдәм сорап, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да килә. Аларның һәркайсына хәлдән килгән кадәр булышырга тырышабыз.

Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, сугышчыларны һәм аларның якыннарын акчалата түләү мәсьәләсе ешрак борчый. «Мәсәлән, яу кырында яралануга бәйле түләүләргә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итәләр», – диде ул. Шулай ук, хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгын алуга бәйле сораулар да күп. Бу хакта сөйләгәндә, Гүзәл Удачина шәхси хәрби кампанияләрдә катнашучыларның да әлеге төр таныклыкны алырга хокуклары булуын искәртте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль, психологик ярдәм мәсьәләсе дә көн кадагында тора.

– Фонд эшли башлаганнан бирле, психологик ярдәмгә бәйле 450 мөрәҗәгать кабул иттек. Хәрбиләр үзләре дә, аларның туганнары да килә. Солдат ялга кайткан арада да аңлашылмаучанлык килеп чыккан очраклар бар. Әйе, алар үзгәреп кайта. Моңа өйдәгеләр дә әзер булып торсын иде. Хәрби хәрәкәтләр теләсә кемнең психикасын какшатырга мөмкин, – диде Гүзәл Удачина.

Татарстан районнарында психологлар район үзәк хастаханәләре базасында эшли. Бүген республиканың 23 районында шундый белгечләр бар.

Инде хәбәр иткәнебезчә, ил күләмендә, шулай ук Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова кайбер айлык түләүләр турында искә төшерде.

– Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3896 сум күләмендә акчалата түләү каралган, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2125 сум күләмендә акча түләнә. Бу ярдәм чарасын алу өчен, хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгы кирәк. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган яки, сугышта яралану сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2815 сум күләмендә пособие билгеләнә. Моннан тыш, мобилизация буенча хәрби хезмәт узучының баласына 15548 сум күләмендә айлык пособие гамәлдә. Пособие сабыйга әтисе хәрби хезмәттә булган вакытта, әмма өч яшь тулганчы түләнә, – дип ачыклык кертте ул.

Алга таба Татарстанда ярдәм чараларын тагын да арттырмакчылар.

– Хәрби хәрәкәт ветераннары, хәрби хезмәттән азат ителүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм чарасы әзерләнә, – диде Гүзәл Удачина. – Сугышчыларга бушлай җир кишәрлеге бирү турында Татарстан Республикасы закон проекты әзер диярлек. Дөрес, яңалык бөтен хәрбиләргә дә кагылмый. Аны депутатлар якын арада узачак сессия утырышларының берсендә үк караячак, дип уйлыйм. Көтәсе күп калмады.

 

Бүген 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән патриотик марафон узачак. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк. «Ак Барс Арена» стадионында узачак әлеге телемарафонны ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр. Мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре көн дәвамында үзләре турында сөйләячәк. Чара узачак мәйданчыкка депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә чакырулы – сорауларны аларга да бирергә мөмкин булачак.

 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Татарстанда каралган ярдәм чаралары:

– Татарстанда даими яшәүче, яңа туган балалары булган гаиләләргә, җан башына уртача керем исәпкә алынмыйча, балалар кирәк-яраклары комплектларын бүләк итәләр.

– Пенсионерлар, шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин ителгәндә, беренче чираттагы хокуктан файдалана алачак. Шулай ук республиканың өлкән яшьтәгеләре, I һәм II төркем инвалидлары өйдә түләүсез социаль хезмәтләрдән файдалана ала.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, шулай ук психик авырулары булган гражданнар өчен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителү өчен өстенлекле хокук бирелә.

– Эшсез дип танылган гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карау экспертлар советы утырышларында өстенлекле тәртиптә алып барыла. Тиешле эш бирелмәгән очракта, гаилә әгъзасы эшкә урнаштыруга ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза биргән көннән башлап 3 көннән дә соңга калмыйча, эшсез дип танылырга мөмкин.

– Республика дәүләт казнасын тәшкил итүче мөлкәтне арендалау өчен түләүләр буенча кичектерү. Түләүләрне кичектереп тору мобилизация срогына һәм өстәмә 90 көн вакытка бирелә. Моннан тыш, хәрби хезмәткәр хастаханәдә яки башка стационарда дәваланса, вакытны озайтырга мөмкин. Кичектерүдән тыш, хәрби хезмәткәрләргә аренданы штраф санкцияләрсез өзәргә мөмкинлек бирелде.

– Участокка газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидия.

– Никахны чираттан тыш теркәү.

 

Балаларга:

– инвалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә, өстенлекле хокукка ия;

– һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар – бушлай бер тапкыр кайнар аш, ә 1–11 нче сыйныф укучылары ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә;

– 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, ялны оештыруга юлламалар белән тәэмин иткәндә, чиратсыз алу хокукына ия;

– 18 яшькә кадәрге балаларга һәм әти-әнинең берсенә (законлы вәкилгә) Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре үткәргән чараларда бушлай катнашу хокукы бирелә.

 

Эльвира ВӘЛИЕВА

 


Фикер өстәү