Игътибар һәм кайгырту. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләделәр

Хәрби хәрәкәт ветераны статусы, 305 мең сумлык түләүне алу тәртибе һәм үзебезнекеләр турында кайгырту. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Ярдәм алу тизрәк тә, җиңелрәк тә булсын өчен, махсус сайт та эшли башлаган.

Моннан ары Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары гамәлдә булган ярдәм чаралары турында барлык мәгълүматны бер чыганактан таба алачак. «Үзебезнекеләр турында кайгырту» («Забота о своих») республика программасы кысасында, шул ук исемдәге интернет-ресурс һәм чат-бот эшли башлады.

– Әлегә сынау рәвешендә эшләүче zabotasvo.tatar порталында Татарстанда гамәлдә булган барлык ярдәм чаралары тупланачак һәм системага салыначак, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Аның сүзләренә караганда, әлеге чыганак хәрбиләр һәм аларның якыннарына белешмә алу яки документ җыю эшен җиңеләйтергә тиеш. Чөнки кирәкле бөтен мәгълүмат бер урында булгач, министрлык яки ведомстволар бусагасын кат-кат таптауның кирәге калмый.

Ярдәм чаралары алучылар сайтның эшенә бәйле үз тәкъдимнәрен дә җиткерә алачак. «Аларның барысы да исәпкә алыначак», – дип ышандырды Ләйлә Фазлыева.

Порталда ярдәм чараларын санап чыгу белән генә чикләнмичә, теге яки бу түләү турында тәгаен мәгълүмат, кирәкле документлар исемлеге дә тәкъдим ителәчәк. Ярдәм алу тизрәк тә, җиңелрәк тә булачак, кыскасы.

Россия Президенты Владимир Путин моңа кадәр билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен төп таяныч булып тора.

– Сүз матди ярдәм турында гына да бармый. Гәрчә ул кешелек яшәешенең нигезен тәшкил итсә дә. Игътибар, рухи ярдәм бик мөһим. Кешеләр илнең алар янәшәсендә икәнен, аларга ярдәмен, махсус хәрби операция кысасында алар үтәгән роль һәм миссияне аңлавын тоярга тиеш, – диде Илбашы.

– Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле яклап ярдәм күрсәтә, – диде брифингта Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Аерым алганда, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тиешле документ нигезендә, 3896 сум күләмендә айлык түләү алырга хокуклы. Эдуард Вафин әйтүенчә, бүген республикада 2377 ветеран исәпләнә.

Моннан тыш, Россия Геройлары һәм сугышта һәлак булган Геройларның гаилә әгъзаларына 83496 сум күләмендә айлык түләү билгеләнә. Бу – иң зур түләү. Мобилизацияләнүчеләрнең йөкле хатыннарына, йөклелек чоры 180 көннән артмаган очракта, бер тапкыр  36278 сум акча түләнә. Хәрбиләрнең өч яшькә кадәрге балаларына 15548 сум күләмендә айлык пособие каралган.

Татарстанда яңа төр түләү дә гамәлгә керде. Исегезгә төшерәбез: республикада контракт буенча хезмәт итүчеләргә 305 мең сум күләмендә акча түләнә. Бер мәртәбә бирелә торган бу акчаны ике категориягә караган кешеләр алырга хокуклы. Беренчесе – Россия Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча чакырылучылар, икенчесе – хәрби хезмәткә чакыру буенча алынып, Татарстандагы хәрби комиссариатларда яки республикада урнашкан хәрби частьларда контракт төзүчеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы быелның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Хәрбиләрнең контрактны 2023 елның 31 августыннан соң төзегән булуы да шарт.

– Әлеге төр түләү Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хәрби комиссариатлардан килеп ирешкән мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Моның өчен гариза язарга кирәкми, – диде бу уңайдан Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Ватанны саклаучылар» фондының республикадагы бүлегендә генә дә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 4 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Бу хакта брифингта фондның республикадагы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтте.

Билгеле булганча, «Ватанны саклаучылар» фондын оештыру турындагы указны быел апрельдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасын узган ветераннар һәм сугышчыларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Дәүләт фондының республикадагы бүлеге 1 июньнән бирле эшли.

– Мондый фонд ил тарихында тәүге тапкыр оешты. Бөек Ватан сугышыннан соң да, Әфганстан, Чечня сугышларыннан соң да бу дәрәҗәдәге ярдәм юк иде, – диде Гүзәл Удачина. – Казандагы төп үзәктән тыш, Татарстанның 19 шәһәре һәм районында 45 социаль координатор эшли. 1 июньнән бирле безгә 4140 кеше мөрәҗәгать итте. Ярдәм сорап, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да килә. Аларның һәркайсына хәлдән килгән кадәр булышырга тырышабыз.

Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, сугышчыларны һәм аларның якыннарын акчалата түләү мәсьәләсе ешрак борчый. «Мәсәлән, яу кырында яралануга бәйле түләүләргә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итәләр», – диде ул. Шулай ук, хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгын алуга бәйле сораулар да күп. Бу хакта сөйләгәндә, Гүзәл Удачина шәхси хәрби кампанияләрдә катнашучыларның да әлеге төр таныклыкны алырга хокуклары булуын искәртте. Аерым алганда, «Вагнер» хәрбиләренә таныклык алырга «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәм итәчәк.

– Хәрби хәрәкәт ветераны алуга бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – шәхси хәрби кампанияләрдә катнашучылар. Аларга бәйле вазгыять катлаулы иде. Бүген ул закон белән көйләнгән. Әмма «Вагнер» шәхси хәрби кампаниясен алсак, биредә бу эш белән аерым шөгыльләнә алучы оешма юк. Шуңа күрә хәрбиләргә «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәм итәчәге турында карар кабул ителде. Без документларны җыеп, РФ Оборона министрлыгына җибәрәчәкбез, – диде Гүзәл Удачина.

Солдатларга ярдәм күрсәтүдә исә теләге булган һәркем катнаша ала. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов әйтүенчә, быелның 6 ноябренә алынган мәгълүматларга караганда, алар республика складларында хәрбиләргә дип 224 меңгә якын данә товар җыйган. 2022 елның октябреннән 2023 елның сентябренә кадәр вакыт аралыгында якташларыбыз хезмәт иткән 12 хәрби бүлекчәгә ярдәм күрсәткәннәр. Махсус хәрби операция зонасына бар җирдән үтә алучы биш машина озатканнар. Якын арада тагын шундый ике автомобиль җибәрергә ниятлиләр. Әле күптән түгел генә, 7 октябрьдә Татарстан егетләре хезмәт иткән 1231 нче полкка 2,5 мең тонналы ярдәм киткән. «Ноябрь ахырында чираттагысын җибәрәчәкбез», – диде Ринат Фазылов.

.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү