Казанда «Ярдәм янәшә!» фонды Палестина өчен җиде тоннадан артык гуманитар йөк җыйды

Казанда «Ярдәм янәшә!» фонды 3 ноябрьдән Газа секторының тыныч халкы өчен гуманитар ярдәм җыя башлады. Берничә көндә 7 тоннадан артык йөк җыеп алынды. 8 ноябрьдән соң боларның барысы да Мисырга җибәреләчәк, аннан «Кызыл ай» оешмасы Палестинада яшәүчеләргә бүлеп бирәчәк.

«3 ноябрьдән Татарстан Палестинаның тыныч халкы өчен гуманитар ярдәм җыю акциясенә кушылды. Безнең республика гражданнары үзләре берләшеп ярдәм җыярга тәкъдим иткән иде. Көн саен штабларда 15-20 волонтер кизү тора, кешеләр ярдәм китерүне дәвам итә, хәзергә 7 тоннадан артык ярдәм җыйдык», — дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Гуманитар ярдәм җыю 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде ул. Иң кирәкле әйберләр исемлеге «Ярдәм янәшә!! Ярдәм якында гына!» хәрәкәте сайтында урнаштырылган. Аерым алганда, кирәкле әйберләр арасында гигиена һәм медицина ярдәме чаралары, балалар һәм өлкәннәр киеме, балалар ризыклары бар.

Казанда Газа секторында яшәүчеләргә ярдәм җыю хәрәкәтенең ике штабы эшли. Алар Мәҗит Гафури урамы, 46 һәм Патрис Лумумба урамы, 4 адреслары буенча 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Ярдәм турында тулырак белергә теләүчеләр өчен 8 (800)-350-02-16 номеры буенча кайнар линия эшли, дип аңлатты «Ярдәм янәшә!» фонды координаторы Ринат Фазылов.

 


Фикер өстәү