Ринат Фазылов: “Хәрбиләрнең гаиләләреннән килгән мөрәҗәгатьләрне җентекләп тикшерәбез”

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләде.

– 6 ноябрьгә алынган саннарга караганда, Татарстанда гамәлдә булган “кайнар линия” телефоннарына хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүгә бәйле 65 мең 442 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларны тиз арада хәл итү өчен тиешле чаралар күрелде, – диде ул. – Без һәр шалтыратучы белән җентекләп сөйләшәбез. Хәрбиләрнең гаиләләреннән килгән мөрәҗәгатьләрне тикшерәбез. Чөнки халыкның хакимият органнарына ышанычы безнең эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле.

Ринат Фазылов билгеләп үткәнчә, хәрәкәт вәкилләре башкарган эшләр турында ярдәм.рф сайтыннан да белергә мөмкин. Биредә, шул исәптән, социаль челтәрләрдә дә, бөтен мәгълүмат ике дәүләт телендә тәкъдим ителгән. Сайтта махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә кирәкле товарлар буенча бүлек командирларыннан килгән гаризалар да бар. Шуңа күрә теләге булган һәркем солдатларга ярдәм күрсәтүдә катнаша ала.

Быелның 6 ноябренә алынган мәгълүматларга караганда, республика складларында хәрбиләргә дип 224 меңгә якын данә товар җыйганнар. 2022 елның октябреннән 2023 елның сентябренә кадәр вакыт аралыгында якташларыбыз хезмәт иткән 12 хәрби бүлекчәгә ярдәм күрсәткәннәр. Махсус хәрби операция зонасына бар җирдән үтә алучы биш машина озатканнар. Якын арада тагын шундый ике автомобиль җибәрергә ниятлиләр. Әле күптән түгел генә, 7 октябрьдә Татарстан егетләре хезмәт иткән 1231 нче полкка 2,5 мең тонналы ярдәм киткән. “Ноябрь ахырында чираттагысын җибәрәчәкбез”, – диде Ринат Фазылов.

Брифингта Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына адреслы ярдәм күрсәтү өчен “Үзебезнекеләр турында кайгырту” республика программасы кысасында, шул ук исемдәге интернет-ресурс эшләнүен һәм чат-бот гамәлгә керүен дә хәбәр иттеләр. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.


Фикер өстәү