«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» проекты кысасында бушлай азык-төлек җыелмалары тарату эше дәвам итә

Республика буйлап «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» проекты кысасында бушлай азык-төлек җыелмалары тарату эше дәвам итә. Җыелмага 1200 сумга исәпләнгән дистәдән артык төр ризык тутырылган. Шушы көннәрдә күчтәнәчләрне волонтерлар, социаль хезмәткәрләр ярдәме белән район-авылларда тарату эше бара.
Актанышта әлеге акция кысасында икенче партия азык-төлек кайткан. Беренче тапкыр 600дән артык ризык тупланмасы кабул иткән булсалар, бу юлы барлыгы 208 җыелма таратканнар.
Билгеле булганча, мондый төр ярдәм республикада җиде төрле категориягә караган кешеләргә күрсәтелә. Актаныш районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева әйтүенчә, җирлектә шундый категориягә керүче 660 гаиләгә ярдәм каралган.  Бу – айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр, 52 үзмәшгуль. «Халык ярдәм капларын бик теләп, рәхмәт әйтеп кабул итә. Бу төр ярдәм июнь аенда тагын оештырылачак әле», − ди ул.
20 майда Теләче районына шушы проект кысасында азык-төлек тупланмалары кайтты. Район үзәгенә һәм авылларга 227 җыелма таратылган. Шундый тартмаларның берсе Светлана Демидова гаиләсенә дә каралган. Ул Иске Карабаян авылы китапханәсендә эшли. Шундый ук ярдәмне ике балалы Сәлаховлар, өч бала үстерүче Фоминнар да алган.
– Мин әле бәби карыйм, өйдә утырам. Төзелештә инженер булып эшли идем. Май аенда эшкә чыгарга тиеш идем дә, әмма шушы коронавирус аркасында чыга алмый калдым. Мондый шартларда бик әйбәт ярдәм бу, без бик канәгать. Азык-төлекнең дә иң кирәклеләре генә тупланган, − ди Лилия Сәлахова.
Күчтәнәч тулы тартмалар Тукай районына да барып җиткән. Район матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проектның икенче этабында җирлек өчен барлыгы 591 азык-төлек тупланмасы каралган. Халык бу җыелмалардан канәгать булуын белдерә икән.
− Таратканда «Президентыбыздан сезгә күчтәнәч» дип, атап таратабыз. Моңа өстәп безнең район башлыгыбыз Фаил Камаев инициативасы белән 35 мохтаҗ булган инвалид балага 1500 сумлык аерым кирәк-яраклар тулы тартма таратылды. Бу изге эштә волонтерлар, авыл башлыклары, социаль хезмәткәрләр катнаша, − диде Рөстәм Зәкиев.
Апас районында бу юлы ярдәм 256 кешегә күрсәтелгән. Мохтаҗ кешеләргә азык-төлек тартмаларын тарату эшен авыл җирлеге башлыклары волонтерлар белән бергәләп башкарган. Моннан тыш райондагы төзелеш оешмалары да игелекле эштән читтә калмаган. Күршеләре Кайбыч районына да 222 азык-төлек тупланмасы килеп җиткән. Беренчеләрдән булып күчтәнәчләрне Олы Кайбычта яшәүче күпбалалы Гыйниятуллиннар һәм Гарифуллиннар гаиләләре кабул иткән.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» коронавирус пандемиясе сәбәпле кыен тормыш хәлендә калганнарга ярдәм күрсәтүче республика хәрәкәте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә, «Ак Барс Банк»ның иганәчелек ярдәме белән оештырыла.


Фикер өстәү