Бүген Татарстанда контракт хезмәте турында беренче марафон узачак

Бүген, 17 октябрь, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция уздырыла. Марафон көн дәвамында — иртәнге 10, төнге 10 кадәр барачак.

Һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби хезмәт турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавап ала алачак.

Казанда берьюлы берничә урында – Бауман урамында, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш», «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге метро станцияләре янында пикетлар узачак.

Анда контракт хезмәте буенча сорауларга җавап алып булачак. Хәрби комиссариатлар вәкилләре контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләргә консультация бирәчәк.

12 сәгатьлек марофонда хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләре, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләре, «Ватанны саклаучылар» фонды, 117 нче call-үзәк белгечләре, шулай ук дин әһелләре һәм хакимият вәкилләре катнашачак.

Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында булачак.


Фикер өстәү