Вадим Захаровка шелтә белдергәннәр: «Ирем «без яраткан ярлар әни булды күптән» дип йөри»

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров район-шәһәрләр буенча гастрольләрдә йөри. Шундый концертларның берсендә җырчы янына чәчәк тапшырырга менгән бер ханым кызыклы тарих сөйләгән.

«Мин бу концертка бер җыр өчен генә төштем. Хәләл җефетем инде берничә ай «без яраткан ярлар әни булды күптән дип йөри. Баксаң ул җыр булып чыкты, һәм аны сез башкарасыз икән. Минемчә Вадим Захаров татар эстрадасында иң сөйкемле, ягымлы, мимишный артист. Рәхмәт сезгә җырларыгыз өчен! Уңышлар» дип тели ул җырчыга! Зал дәррәү кул чабып, көлә башлый. Видеодан күренгәнчә соңрак алар ире белән әлеге җырны бик мөккиббән китеп тыңлыйлар.

Вадим үзе белдерүенчә моңа кадәр мондый шелтәләр әле булмаган: «Беренче тапкыр шулай дип әйттеләр. Шуңа күрә егетләргә саграк булырга киңәш итәм» дип көлә ул.


Фикер өстәү