Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды

Шимбә көнне Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. Табигатькә ярдәм итәргә теләге булган һәркем бу чарага кушылды.  Агач утырту эшләре «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. 2023 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ил күләмендә 70 миллион данә агач утырту максаты куелган. Әлеге вакытта 34 миллион данә үсенте утыртылган да инде.

– «Урманны саклыйк» акциясе кысасында бүген Татарстанда 170 урында – 600 гектар мәйданда –  2 миллионнан артык агач утыртылды. Чарада 20 меңнән артык кеше катнашты. Республика урманнарында Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш, имән һәм каеннар тагын да күбрәк үсәчәк хәзер, – ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Биектау районының Семиозерка авылы янәшәсендә 8 мең агач утыртылган. Биектау урманчылыгы урманчысы Марс Мусин әнә шулай ди.

– Күмәкләп эшләгән эш күренеп тора. Без үз урманчылыгыбыз тирәсендә 2 гектар җирдә агач утырттык. Өмә өчен урманнардан ерак булмаган, машина белән килергә җайлы булган урыннарны сайладык. Урман эчләрендәге яңарту эшләрен безнең хезмәткәрләр башкара, – ди Марс Мусин. – Көз утырткан агачлар нык була. Аларның 80 проценты үсеп китә. Шунысын да онытмаска кирәк: үсенте дөрес утыртылырга тиеш. Үсентенең тамырларын дөрес урнаштырып, һава калдырмыйча күмеп куярга киңәш итәбез. Яхшы шартлар булганда чыршы 100 елдан артык  яши. Шуңа күрә өмәдә катнашучылар, үзләре дә сизмичә, киләчәккә матур эз калдыра.

Агач утыртырга килүчеләр арасында гаиләләр дә бар иде.

– Өмәгә барырбыз дип уйламаган да идек. Дөресен әйткәндә, бу хакта белмәдек тә. Олы улым, мәктәптән кайткач, шимбә көнне бергәләп барыйк әле, диде. Баламның бу уен куәтләп алдык. Сеңлесе Ралинә дә килде. Хәзер менә күңел сөенә: урманда үз агачыбыз үсәчәк, – ди Алсу Сәлахова.

Казанда яшәүче Хәким Сабиров та өмә турында  күршесеннән ишетеп килгән. Хәким абыйга – 72 яшь. Алар хатыны Нәҗибә белән ике ел элек Татарстанга күченгән.

–  Гомерем буе агач утырттым. Аларның санын кем белгән… Бу тормышта ирләр башкарасы эшләр үтәлде. Өч улым, ике кызым бар. Ике йорт җиткердек. Нәҗибә апаң белән буш вакытта гел урманда йөрибез. Паркларга чыгабыз. Шуңа да сәламәтлек барында агач утыртырга кирәк, дип уйлыйм. Әле мондый чараларда күп тапкырлар катнашырга исәп, – ди Хәким абый.

САН

Татарстанда агач утырту акцияләре 2011 елдан бирле башкарыла. 12 ел эчендә Татарстанда 8,1 мең гектар мәйданда 32,1 миллион данә агач утыртылган. Чарада 567 мең кеше катнашкан.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү