Михаил Мишустин: «Электроника эшләп чыгаручы технопаркларга ярдәм итәчәкбез»

Татарстан электроника җитештерүче технопаркларны үстерүгә федераль үзәктән субсидия алырга тиешле төбәкләр исемлегенә кертелгән. Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, безнең республикага 241,8 миллион сум акча биреләчәк. «Электроника эшләп чыгаручы технопаркларга ярдәм итәчәкбез. Якындагы өч елда бу максатка 2,2 миллиард сумнан артыграк бүлеп биреләчәк», – дигән Премьер-министр Михаил Мишустин.

Субсидия бирү өчен, төбәкләрне федераль дәрәҗәдә сайлап алганнар. Исемлектә Татарстаннан тыш Владимир өлкәсе (900 миллион сум), Түбән Новгород өлкәсе (632,7 миллион сум) һәм Башкортстан (504 миллион сум) да бар. Аңлашылганча, Татарстан башкаларга караганда азрак акча алачак. Субсидия технопаркларга сәнәгать объектларын проектлау, төзү, яңарту, җиһазлар сатып алу чыгымнарын өлешчә каплауга җибәрелә.

 

 

 


Фикер өстәү