Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанованың концерт афишасына язылган шушы сүзләрне баш исем итеп алуым юкка гына түгел. Мөгаен, ул Чулпанның үз исеменә бәйледер инде. Ә минем бу алачыкта әтиләре Шамил абыйны хуҗа итеп күреп, тагын «җырлы-моңлы» дигән сүзләрне дә өстәп куясым килде. Сәнгать дөньясында бербөтен булып яши бу гаилә. Әмма бүген без, проект шартларына туры китереп, татар теле, татар дөньясы турында сөйләштек.

 «Ярый, башка әйтмәм»

Шамил абый белән Рәзилә апа, бала туган телне өйрәнсен өчен, беренче чиратта гаиләдә тиешле мохит тудырырга  кирәк дигән фикердә.

– Бервакыт шулай балалар бакчасына Чулпанны алырга бардым, – дип искә ала Шамил абый. – Кызым йөгерә-сикерә кайтып барган җиреннән миңа борылды да «папа» дип эндәште. Әллә ничек имәнеп киттем шунда. «Абау, кызым миңа «поп» дип эндәште. Мин нинди поп булыйм инде?» – дип  уенга борган булдым. «Бакчада бөтен кеше әтиләренә «папа» дип әйтә бит», – ди кызым. «Аларныкы пападыр, синеке әти белән әни, чөнки без – татарлар», – дип матур гына аңлаттым. Шуннан: «Ярый, әти, башка әйтмәм», – диде. Бу хатирәне ник сөйлимме? Баланы вакытында кисәтергә кирәк. Әрләп, тавыш күтәреп, вәгазь укып түгел, сабыр гына, тыныч кына аңлату дөрес. Телне, гореф-гадәтләрне саклап калу ниятеннән күрер күзгә гади генә тоелган күп әйберне кулланырга була инде ул. Мәсәлән, без балаларга кечкенәдән догалар өйрәттек. Өстәл яныннан киткәндә, битләрен сыпырып, әти-әнигә дә, Ходайга да рәхмәт әйтеп китү алар өчен гадәти күренеш иде. Бу яктан Рәзилә апаң да бик таләпчән булды. Урамга оныкларны ияртеп чыкса, ялгыш кына да бер русча сүз ычкындырмады. Тирә-күршедәге татарлар да русча дәшсә, татарча җавап бирде. Үсә төшкәч, сөйләшүләр дә башкачарак булды, әлбәттә. «Тиздән гаилә корырга да вакыт җитәр. Минем өемә «бактерия» алып керә күрмәгез», – дип гел әйтә килдем.

Нәрсә икән бу дип аптырый күрмәгез тагын.  Шамил абый халык күңелен телгәли торган татар халык җырларын башкарганда бик җитди күренсә дә, бик тә җор телле. Бу очракта кияүләр дә үзебезнеке булсын, оныклар да туган телдә рәхәтләнеп сөйләшсен дип әйтүе аның. Хәер, ул яктан гаиләдә бернинди хилафлык юк. Барысы да Шамил абый белән Рәзилә апа теләгәнчә. Кияүләре – ике Рамил, оныклары Камилә, Мәликә, Ясминә, Әминә – барысы да туган телдә сөйләшә.  Бу җәһәттән Шамил абый кияү турында да бер кыйсса сөйләп алды.

– Бервакыт шулай Рамил Гөлнар кызымның кулын сорарга килде. Күзәтәм инде. «Исәнмесез» дип матур гына исәнләшеп керде. Чәй эчәргә утырдык. Өстәл яныннан торганда битен сыпырып, рәхмәт әйтте. Шунда: «Безнең кеше икән», – дип җиңел сулап куйдым. Мине булачак кияүнең торыр урыны да, машинасы да, башка байлыгы да кызыксындырмый иде инде. Чыннан да, беренче көннән үк уртак тел табып яши башладык. Хәзер мәчеткә дә йөри.

Бу – Әхмәтҗановлар гаиләсендә иң кадерле фотоларның берсе. Балалар үсеп җиткән, гаиләнең тулы, иң бәхетле чагы. Кайгы көтмәгәндә килә. Уллары Илдар, 23 яшендә машина астында калып, фаҗигале төстә һәлак була. «Шуннан соң бер ел халык каршына басып җырлый алмадым, – ди Шамил абый. – Соңрак аңладым инде, бирешмәскә кирәк булган. Җыр-моң үзе ярдәм итәр иде. Әмма үзәк өзгеч бу кайгыдан арынырлык чамам булмаган, күрәсең».

Милләтпәрвәр

– Милләтче сүзе бездә дөрес мәгънәдә кулланылмый. Туган телемне, гореф-гадәтләремне яратам, аларны саклар өчен җанымны-тәнемне бирәм икән, димәк, мин начар кеше түгел бит инде, чын мәгънәсендә милләтпәрвәр, – дип фәлсәфәгә бирелеп китте Шамил абый. – Минем фикердәшләрем дә бар. Бервакыт шулай телевизордан бер тапшыру караган идем. Алып баручының фамилиясе истә калмаган. Ә менә үзе бик дөрес сүзләр сөйләде. «Милләтче ул куркыныч кеше түгел. Ул – үзенең телен, гореф-гадәтләрен, халкын, милләтен ярата торган кеше», – диде. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Үзем дә гел татар җырларын гына җырладым. Кирәк булганга түгел, күңелем шулай кушты. Дөрес, рус телендә «Родина» дигән җырны бик яратып җырлый идем. Анда «Люблю Украину, люблю Кавказские горы» дигән сүзләр бар. Бүгенге вазгыятьтә җырларга тел әйләнми.

Үтемле тел

«Татар теле нигә кирәк ул?» – дигәннәрен минем дә күп ишеткәнем бар. Аларга Туфан Миңнуллин сүзләре белән җавап биргәлим. Бервакыт аңа да шундый сорау биргәннәр. Ул: «Менә синең кебек хайваннарга «хайван» дип әйтер өчен кирәк», – дигән.

И-и, аңлаган кешегә телебезнең бөеклеге әйтеп бетерә  алмаслык бит ул! Мин Урта Азиянең бөтен республикаларында, илләрендә диярлек гастрольләрдә йөрдем. Кайда гына булсам да, таҗиклардан кала, барысы белән дә рәхәтләнеп аралаштым. Барлык тугандаш халыкларның җырларын өйрәндем. Үз телләрендә җырлагач, кочак җәеп каршы алдылар. Мондый мөнәсәбәтләр динем белән дә бәйле булды. Гарәп илләренә дә күп йөрдек. Анда да туганнар кебек булдык.

Телне яхшы белү ул мәктәптә ничек укытуга да бәйле. Мин татар теле укытучысын бүген дә зур хөрмәт белән искә алам. Ихластан укыттылар чөнки. Шул туган телемне әйбәт белү аркасында, күпме кеше белән аралашу бәхетенә ия булдым. Кулыма каләм тотып яза алдым. Сибгат ага Хәким: «Синең язмаларны бик яратып укыйм. Нокталы өтерләреңә кадәр дөрес куясың бит син. Туплап бар. Китап итеп чыгарырга ярдәм итәрмен», – ди иде. Өлгерә алмый калдык.

Оясында ни күрсә…

Тапталган дип кабул ителсә дә, бу сүзләр Әхмәтҗановлар гаиләсенә бик туры килеп тора. Гөлнар Казан дәүләт  педагогия институтының музыка факультетында белем алган. Чулпан башта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең — хор дирижеры, аннары вокал бүлеген тәмамлаган. Матур җырлары белән газиз халкын сөендерә. Хәзер ул әтисе юлында: Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хормейстер булып эшли. Шамил абый шушы ансамбльгә 55 ел гомерен биргән.

– Гөлнарны да чакыралар, – ди ул. – Тик ул башка һөнәрләрне дә үз итә. Шулай да музыка өлкәсен ташлап бетерми. Ансамбльнең юбилее уңаеннан «Рәйхан» дигән җырны әзерләргә тотынган идем. Чулпан белән икәү эшкәртеп бирделәр. Оныклар да сәнгать дөньясын яратып, төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнеп үстеләр. Әмма заманасына күрәдер инде, башка һөнәрләргә тартылдылар. Камилә КФУның чит телләр факультетында укыды. Татар, рус, төрек, француз, инглиз телләрен камил белә. Әлегә Төркиягә китеп барды. Мәликә химия-технология институты каршындагы техникумны тәмамлады. Ясминә «Адымнар» мәктәбендә 11 нче сыйныфта укый. Чулпан кызы Әминәгә 4 яшь кенә әле. Күбрәк безнең янда әвәрә килә. «Туган тел» җырын бик ошата. Безнең бүлмәгә: «Әй Зәлилә, Зәлилә, иртә белән чиләк асып, суга бара Рәзилә», – дип җырлап килеп керә дә әбисен кочаклап ала. Әбисе Рәзилә исемле бит. Имеш, күңелен күрә. Шундый шаян җырларны өйрәтеп кенә торам. Исемле булгач, кемгәдер багышлангач, тизрәк тә, яратыбрак та ятлый.

Исем дигәннән, яңа туган балаларга әллә ниндиләрен кушалар хәзер. Бервакыт шулай Кирам Сатиевның сөйләгәне истә калган: «Бездә Робсон, Трактор, Штурвал кебек  исемнәр бар», – дигән иде ул. Үзебезнекеләргә җитәме соң! Татар телен саклау шуннан башлана түгелме соң инде? Әби-бабайлар да читтән карап тормасыннар иде бу гамәлгә. Оныкларыма исемнәрне  үзем куштым дияргә була. Дөресрәге, мин тәкъдим иттем, кызларым-кияүләрем каршы килмәде.

 

Гыйбрәтле сүзләр

Телебезне зәгыйфьләндермисе иде. Агачны да бит, бер зәгыйфьләнгәч, элеккеге хәленә кайтару бик авыр. Ул барыбер гарип булып кала.

 

Шамил абый истәлекләре

 

Кем кызы бу?

Обком йортыннан фатир бирделәр. Гаҗәп кенә мохиткә килеп эләктек. Исәнләшү дигән нәрсә бөтенләй юк иде монда. Һәркем үзенчә борын күтәреп йөри, кешене дә, күршене дә танырга теләми. Мин инде гадәт буенча концерт афишаларын элеп куя башладым. Комендантыбыз яһүд кешесе иде. Кем икәнлегемне белешкән, күрәсең. Бер тапкыр чыгып барганда: «Әссәламәгаләйкүм», – дип эндәште. Мин дә, алга таба ни булыр икән дип, әллә ни китеп төшмәскә тырыштым, башымны гына кактым. Икенче юлы үзем исәнләштем. «Вәгаләйкүм-әс-сәлам», – дип җавап бирде бу. Шуннан мөнәсәбәтләр әйбәтләнеп киткән кебек булды. Икенче юлы кызым Чулпан концертының афишасын элеп куйдым. Шундук алып атканнар. Комендант янына бардым да: «Ник алып аттыгыз?» – дип сорадым. «Кем соң ул?» – ди бу. «Кызым», – дим. «И, ник алданрак  әйтмәдегез соң аны?» – диде дә  элеп куйды афишаны. Шунда миңа талантлы булуыңның да, мактаулы исемнәр алуыңның  да әллә ни роль уйнамаганын, беренче чиратта таныш-белешләр аша чыгу кирәклеген төшендерделәр. Әле хәзер дә оныкларым килгәч: «Сез кем буласыз?» – дип сорыйлар икән. Бик горурланып: «Шамил бабай кызы дип әйтәбез», – диләр.

«Сәгатеңә карама әле»

Ничектер шулай, Минтимер ага Шәймиев белән берничә тапкыр сөйләшеп утырырга туры килде. Рәсми очрашу түгел иде ул. Хәзер инде ничек килеп чыкканын бик хәтерләмим. Берсендә сөйләшү озаккарак сузылды. Эчемнән генә: «Китәргә кирәк инде. Эш кешесенең вакытын алып утырам», – дип кыбырсына башладым. Вакыт-вакыт сәгатемә карап алам. Шунда Минтимер Шәрипович: «Шамил, карама әле шул сәгатеңә. Рәхәтләнеп саф ана телендә сөйләшеп утырыйк әле», – дип кисәтү ясады. Ул мине «кияү» дип йөртә иде. Чөнки хәләл җефетем Рәзилә – Актанышныкы.

«Җибәрмәсәгез, җырламыйм»

Төркиягә концерт куярга чакырдылар. Конья дигән шәһәрдә төрекчә дә, татарча да, казахча да, кыргызча да җырлыйм. Шулай беркөнне берәү килде дә кунакка чакыра. Шушы шәһәрдән ерак түгел татар авылы бар икән. Әби-бабайлары кайчандыр Татарстаннан күченеп килгән. Үзләре төрекләшкән инде, әмма татар җанлы булып калганнар. Шуннан килгән милләттәшем булып чыкты бу. «Хуҗадан сорап кил инде», –дип концертны оештырган төрек кешесе янына җибәрдем. Килә бу, рөхсәт итмәгәннәр. Үзем бардым да: «Әгәр мине милләттәшләрем янына җибәрмәсәгез, мин башка концертларда төрек  җырын җырламыйм», – дидем. Сүзсез калдылар. Шундук ризалаштылар. Бу очракта «милләттәш» сүзе үз ролен үтәде.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү