Аны район үзәк хастаханәсенә китергәннәр.
Нурлатта бер ир-атка эт һөҗүм иткән. Нык җәрәхәтләнгән ирне район үзәк хастаханәсенә озатканнар. Биредә аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
“Нурлат-информ” хәбәренә караганда, бу хәл Шашин урамында булган. Гадәттән тыш хәл турында район башкарма комитетының административ-техник бүлегенә хәбәр ителгән. Бәлагә дучар булган кешенең сәрхуш булмаганлыгы мәгълүм.
“Этләрне бәйдә тотуны сорыйбыз. Урамда муенчаксыз эт күрсәгез, 3-19-19 номерын җыеп, район башкарма комитетының торак бүлегенә хәбәр итегез”, – дип мөрәҗәгать иткән шәһәр халкына административ-техник бүлек җитәкчесе Вера Мальцева.