СВОда яраланган Татарстан егете: “Гаиләм белән очрашу авыртуны онытырга ярдәм итте”

Баулы районыннан хәрби хезмәткәр хәзер реабилитация уза. Ул 8 гыйнварда яраланган.

“Хәрби операция башланганнан бирле Купянск юнәлешендә булган идек. Ә узган елның октябреннән Донецк халык республикасының Авдеевка юнәлешенә күчерделәр. Махсус хәрби операциянең иң актив участогы иде бу, – дип сөйләгән Баулы егете “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Кич җитүгә карамастан, шартлаулар һәм атулар туктамады. Караңгы төште. Төнлә дөньялар берникадәр тынычланды. Әмма уяулыкны бер мизгелгә дә югалтырга ярамый. Ул төндә окопта идек. Дошман кассеталы снарядлар белән ата башлады. Агым, җилкәм һәм кулым яраланды. Кассеталы снарядның бик аянычлы нәтиҗәләргә китерердәй күпләп юк итү коралы икәнен беләсездер инде”, – дип сөйләп үткән хәрби үзе турында.
Егетнең үзе әйтүенчә, башта берни аңламаган, бары тик бик каты авырту гына тойган.

“Бөтен җиремнән –кул-аяклардан, бил турыннан кан акты, – дип хатирәләрен яңарткан ул. – Бик каты яралануымны аңладым. Иптәшләрем беренче медицина ярдәме күрсәтте, җитәкчелеккә әйтеп, мине эвакуацияләү ноктасына чыгару турында карар ителде. Киемемне салып, яраларымны карадылар. Алар бик күп һәм бик җитди иде”.
Егетнең яраларын шундук чистартып бәйләгәннәр. Кулларында, тезләре, билендә тирән яралар булган. Ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән. Ул йорт подвалында, ягъни эвакуация ноктасында күрсәтелгән. Шуннан соң хәрбине хастаханәгә озатканнар. Ә аннан соң инде – хәрби госпитальгә. Ярасы җитди булганлыктан, ераккарак – тылдагы госпитальгә озатканнар. Шулай итеп, хәрби Казан хастаханәсенә килеп эләккән.

Егеткә шушы араларда кулына тагын бер операция ясаганнар. Табиблар әйтүенчә, аның терсәк буынына бик каты зыян килгән. Кулы снарядның вак кыйпылчыкларыннан теткәләнеп беткән. Алар, мөгаен, егетнең тәнендә утырып калыр, вак кыйпылчыклар магнитка тартылмый чөнки. Шулай ук бил өлешендә дә вак кыйпылчыклар калачак икән. Аягына операция ясаганнар, әмма табиблар кыйпылчыкларны тулысынча җыеп бетерә алмаган. Егеткә тагын бер операция кичерергә туры киләчәк, диләр.


Фикер өстәү