Татарстанның баш онкологы өстәмә реабилитация пунктлары кирәк дип белдерә

Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, профессор Рөстәм Хәсәнов Россия Президенты Владимир Путинның коронавирустан соңгы реабилитация системасы турындагы фикерләре белән тулысынча килешүен белдерде.

«Әйе, дөрестән дә, безнең илдә коронавирустан соңгы реабилитация системасын тиешле дәрәҗәдә камил дип әйтеп булмый. Бу юнәлештә шактый эш башкарыла, билгеле. Аерым алганда безнең медицина реабилитациясе кафедрасы тарафыннан да бу юнәлештә күп көч куела. Әмма, әйткәнемчә, башкарылган эшләр җитәрлек күләмдә түгел әле. Моның өчен Россия Президенты телгә алган программа кирәк. Бу юнәлешкә акча бүлеп бирү дә зарур. Ә бүленгән акча әлегә, дөрестән дә, җитәрлек күләмдә түгел. Өстәмә реабилитация пунктлары, өстәмә ятаклар да кирәк», – ди Рөстәм Хәсәнов.

Исегезгә төшерәбез: бүгенге «туры элемтә» барышында Россия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус белән авырып терелгән кешеләр өчен реабилитация системасы оешуын хәбәр итте. «Коронавирустан соңгы реабилитация системасы өчен бик күп акча бүленәчәк, яңа җиһазлар сатып алачакбыз», – диде ил башлыгы.


Фикер өстәү