Путин Россиядә еллык инфляция күләменең 5,9% булуын белдерде

Шул ук вакытта президент быел илдәге инфляциянең максатчан күрсәткечләргә әйләнеп кайтуына шикләнүен әйтте.

Хәзерге вакытта Россиядә еллык инфляция күләме – 5,9% дәрәҗәсендә. Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында шула й дип белдерде. “Бездә инфляция 6 процент диярлек – хәзер 5,9% процент”, – диде ил җитәкчесе.
Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, азык-төлек бәяләренә бәйле проблема сакланып кала.
Президент фикеренчә, 2021 елда инфляция 5%ка калырга мөмкин. Әмма аны быел максачан күрсәткечкә – 4%ка кире кайтарып булмау ихтималы зур.
“Бездә инфляция артты, 4% чамасы иде, хәзер 6%ка диярлек җитте. Әлбәттә, аны туктату бурычы тора. Шуңа күрә Үзәк банк, икътисадта артык акчалар әйләнмәсен өчен, төп ставканы берникадәр күтәрде. Инфляциянең максатчан күрсәткечкә – 4%ка әйләнеп кайтачагына өметләнәм. Әмма быел моңа ирешү ихтималы аз, ләкин 5%ка калдыруга ирешербез дип уйлыйм”, – диде ул.
Путин басым ясап әйткәнчә, хакимият Россиядә инфляцияне киметү буенча зур эшләр башкарачак.


Фикер өстәү