Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә илебездә яшәүчеләр белән туры эфирны башлап җибәрде.Хәзерге минутларда да Путин халык соравына җавап бирә.
Ил башлыгына аерым территорияләргә куратор һәм вице-премьерлар кую турында сорау килде.
Президент сүзләренчә, бу практика үзен Ерак Көнчыгышта аклаган. Путин билгеләп үткәнчә, һәр территориянең федераль Хөкүмәттән үз кураторы булачак.