Владимир Путин:«Мэр дачасында газ бар икән, димәк, янәшәдә газ торбасы уза»

Мэр дачасында газ бар икән, димәк, янәшәдә газ торбасы уза, – Россия Президенты Владимир Путин туры эфир вакытында газлаштыру темасына аңлатма биреп үтте.

Карачай-Черкас Республикасында яшәүче бер ханым әйтүенчә, аларның бистәсендә өйгә газ торбалары сузу 200 мең сум чамасына төшә, ә җирле хакимиятләр, акча юк, ди.
Путин әйтүенчә, йортка кадәр төп торба – бушлай, ә йорт эчендә торбалар –милекче акчасы хисабына сузылырга тиеш. Хәзерге вакытта Хөкүмәттә шәхси йортларны газлаштыру буенча яңа килешү эшләнелә. Ул бәя үсүдән котылу мөмкинлеге бирәчәк.
Беренче этапта фәкать даими яшәү урыны булып торучы йортларга кадәр генә газ торбасы сузу бушлай булачак. Бакчачылык ширкатьләре дә 2024-2026 елларда газ белән тәэмин ителергә тиеш.


Фикер өстәү