Наркологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында парламентарийлар халыкка наркологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Республика клиник наркология диспансерының баш табибы Ренат Уткелбаев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта наркология ярдәме Сәламәтлек саклау министрлыгының Казандагы Республика клиник наркология диспансеры һәм аның Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары, В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең Яшел Үзән филиалы, үзәк район хастаханәләренең наркология кабинетлары тарафыннан күрсәтелә.
Узган ел республиканың наркология хезмәте тарафыннан 57 меңнән артык наркологик авыру очрагы теркәлгән, шул ук вакытта беренче тапкыр теркәлгәннәр саны 2022 ел белән чагыштырганда 4,6% ка кимегән.

Авырулар структурасында, элеккечә, күпчелек өлеше алкоголь куллану белән бәйле авырулар (64%) тәшкил итә.
Республикада 4 амбулатор һәм 8 стационар реабилитация бүлекчәсе эшли. «Стационар шартларда медицина реабилитациясе программаларын уңышлы тәмамлаган авыруларның күрсәткече 2023 елда артты һәм 92 процент тәшкил итте, – диде Ренат Уткелбаев. – Бу Идел буе федераль округы төбәкләренә караганда 3,6 процентка югарырак һәм гомумән Россия Федерациясенә караганда 7,1 процентка күбрәк». Мондый эшнең соңгы этабы – социаль реабилитация һәм хезмәт адаптациясе. «Гомумән алганда, алкоголизм һәм наркомания проблемасы актуаль булып кала», – диде Ренат Уткелбаев.

Наркодиспансер башлыгы закон чыгару карарын таләп итүче наркологик ярдәм оештыру мәсьәләләренә аерым тукталды. «Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәткәндә юридик һәм социаль киртәләр бар, – дип билгеләп үтте Ренат Үткелбаев. – Хәтта гамәлдәге закон кысаларында табиб-наркологка консультатив ярдәм күрсәтү өчен дә гражданның ризалыгы таләп ителә, ә наркологик диагноз шартларында социаль чикләүләр куела, мәсәлән, машина йөртү таныклыгын алу яки аннан мәхрүм итү мөмкинлеге булмау. Гражданнар, барлык куркынычларны аңлаган хәлдә, медицина күрсәтмәләренә карамастан, еш кына наркологик ярдәмнән баш тарталар».

Республиканың наркология хезмәтләренә суд билгеләве буенча административ хөкем ителгәннәрнең 32% тан артыгы гына мөрәҗәгать иткән, аларның яртысыннан кимрәге медицина реабилитациясе курсын тәмамлаган. Читкә тайпылучылар турында мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы органнарына тапшырыла. «Наркологик авырулардан интегүче гражданнарга мәҗбүри дәвалау кертү өлешендә Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертүне максатчан дип саныйбыз», – дип ассызыклады Ренат Уткелбаев.

Сүз суд карары буенча алкогольгә бәйлелек диагнозы куелган очракта – элек диспансер күзәтүендә булмаган, әмма дәваланудан качкан гражданнарны (туганнары яки участок хезмәткәрләре гаризасы буенча), административ хокук бозулар кылган, шул исәптән транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле, гражданнарны, шулай ук алкоголь куллану сәбәпле ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе карала торган гражданнарны мәҗбүри тикшерүгә һәм реабилитацияләүгә йөкләү турында бара.
Моннан тыш, республиканың наркология хезмәтләре махсус учреждениеләрдә диспансер күзәтүе астында торучы, әмма алкоголь куллануны дәвам итүче һәм дәваланудан качучы, шулай ук ел дәвамында исерек хәлдә ике һәм аннан да күбрәк санда административ хокук бозулар кылган гражданнарны мәҗбүри дәвалауны кирәк дип саный.

Әлеге тәкъдимнәр профильле комитет әгъзалары тарафыннан эшкә алынды. «Законнарны үзгәртү буенча эшне без узган елда ук башладык инде, – дип белдерде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, – муниципаль берәмлекләрдән дә берничә мөрәҗәгать булды. Алкоголь белән интегүче гражданнар булган гаиләләргә аларны дәвалау курсын клиникада үткәрергә мөмкинлек бирергә кирәк, бу уңайдан бик яхшы нәтиҗәләр бар. Профилактик эшне дә көчәйтергә кирәк».

Профильле комитет әгъзалары, хокук бозучыга диагноз кую, алкоголизмнан дәвалау курсы, медицина һәм социаль тернәкләндерү бурычларын йөкләп, суд тарафыннан административ җәза билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне алдан карау буенча тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына җибәрергә ниятли.


Фикер өстәү