Үлгән кешеләрнең фотоларын өйдә куярга ярыймы?

Сорауга Казанның «Әхмәтзәки» мәчетеннән Марат хәзрәт Гайнетдинов җавап бирде.

–Үлгән кешеләрнең фотоларын өйдә куярга ярыймы?

– Аны куюда хикмәт юк, сурәт кую динебездә хупланмый да. Рухларын сөендерергә теләсәк, дога, яхшы сүз белән искә алып, алар исеменнән изгелек эшләсәк, аннан да яхшырагы булмас.


Фикер өстәү