Шуларның берсе – юбилейлар үткәрү турында. Татар әдәбияты галиме Миләүшә Хәбетдинова белән без шул хакта сөйләшүне дәвам иттердек.
«Еракка китеп кара...»
– Миләүшә ханым, бездә сәнгатькә, әдәбиятка кагылышы булган һәркем диярлек сәхнә түрендә юбилеен үткәрә. Бу – гадәти хәл. Мондый сөйләшү ни өчен нәкъ менә Мөдәррис Әгъләмгә багышланган кичәдә калкып чыкты?
– СССР чорында биш карар нигезендә юбилей даталарының тәртибе биш тапкыр үзгәрде. Һәр вакытның үзенә күрә үзенчәлекләре дә бар иде. Уртак булганнарының кайберләре: дини элементны юкка чыгару, сәяси элементлар кертү, күрсәтмә агитация куллану, медаль-орденнар тарату һәм башкалар. Юбилейга әзерләнгәндә, шушы документлар гадәттә нигез итеп алынырга тиеш булды.
1996 елда Мөдәррис Әгъләмнең 50 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бу практиканы юкка чыгарды. Яңалыгы белән таң калдырган чара булды бу. Язучы кичәсен үткәрү өчен танылган сценаристлар да, режисерлар да таләп итмәде. Мөдәррис Әгъләм сәхнә кануннарын яхшы аңлаучы сирәк шагыйрьләрнең берсе иде, чөнки ул заманында Чаллы театрында режиссер ярдәмчесе булып та эшләп алган. Сценарий төзүне иҗатына мөкиббән булган Рәмис Аймәткә тапшырды, чөнки юбилярны сәхнәдән бөтен барлыгында күрсәтү өчен аның иҗатын да, шәхесен дә белү кирәк иде.
Кичә шагыйрьнең мәгълүм шигырь юлы белән «Еракка китеп кара...» дип аталды, чөнки аның максаты да шагыйрь иҗаты аша милләтнең үткәнен, бүгенгесен күрсәтү, киләчәккә күз ташлау иде. Бәйрәмне юбиляр үзе алып барды, чөнки аның ораторлык осталыгы да, тамашачыны тоя белү сәләте дә моңа тулы мөмкинлек бирде. Сәхнәдә бары тик Мөдәррис Әгъләм шигърияте тантана итте. Күбрәк концерт программаларын хәтерләткән иҗат кичәләре үткәрелгән ул елларда шигырьләргә өстенлек бирү яңалык булды. Һәм әлеге юбилей кичәсеннән соң шагыйрьләрнең иҗат бәйрәмнәрендә күбрәк шигърият өстенлек итә башлады.
Рабит Батулла бу хакта болай язып чыккан иде: «Күптәннән инде, бик күптәннән чын шигърият-сәнгать шаһиты булган юк иде. Булганда да, ул кичәләр ялыктыргыч рәсми, озын, эчпошыргыч котлаулар белән кара төн уртасына кадәр дәвам итә. Шул озын-төче котлаулардан соң тамашачы, сөекле җырчыларын тыңлый алмыйча, нәүмиз булып кайтып китә.
...Шигырь ул кәгазьдә мөстәкыйль, ялгыз. Шул шигырьне шагыйрь үзе яки артист укыса, шигырь үзгәрә, алмашына. Шигырь я үз дәрәҗәсеннән түбән төшә яки югарырак менә. Һич югында үз дәрәҗәсендә кала. Бу шигырьне укыган артистның күәсенә бәйле. Артист аңламыйча сөйли икән, шигырь үзенең гайрәтен ачмаячак.
...Шигырьләр бер-бер артлы мантыйклы тезелеп, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын да, ул яшәгән чорны, аның үсеш эволюциясен дә чагылдырган тулы бер сюжет-композиция хасил итте. Шул ук вакытта әлеге сюжетны «Еракка китеп кара…» идеясе, халык язмышы турында сызлану хиссияте бер йодрыкка туплады.
...Шагыйрь Мөдәррис белән башкаручы Мөдәррис әсәрләрне биеклеккә күтәрде».
Бу могҗизалы кичәнең серен Рабит Батулла әнә шулай бәяләде. Чыннан да, тамашачы шагыйрьнең тылсымыннан сихерләнгән иде. Шуннан соң сәхнәләрдә чын шигърият кичәләре урын алды.
«Ә аннары...»
– Татар театры да Мөдәррис Әгъләм шигъриятенә һәм аның образына еш мөрәҗәгать итә кебек?
– Беренчеләрдән булып Илгиз Зәйниевнең Әхсән Фәсхетдиновка багышланган «Ияләр» студентлар этюдын (2014 елда куелган иде) искә төшерәсем килә. Бу тамашада «шигырь иясе» буларак шагыйрь Мөдәррис Әгъләм образы чагылыш таба. Спектакль Әхсән Фәсхетдиновның вәгазьләре, хатлары һәм бөтен дөньяга танылган «Ияләр» картиналар шәкеле (сурәтләре) нигезендә төзелгән. Постановка театр сәнгатендәге «картиналарны җанландыру» алымына таянып эшләнгән иде.
Илгиз Зәйниев кеше ялгызлыгы темасына багышланган «Сак-Сок» курчак спектаклен Яр Чаллы курчак театрында 2016 елда куйды. Анда Мөдәррис Әгъләм курчагы да бар иде. Сценарист Йолдыз Миңнуллина ярдәме белән шигъри традициянең дәвамлы булуын күрсәтә алды. Сәхнәдә Тукай, Такташ, Әгъләм, Йолдыз Миңнуллина, дөньякүләм танылу алган, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты – колумбияле Габриэль Маркес әсәрләре яңгырады. Ике шагыйрь диалогы бер-берсенә үрелеп барды.
Йолдыз Миңнуллина әле тагын да Мөдәррис Әгъләм шигырьләрен сәхнәдә мәңгеләштерде. 2018 елда пластик перформанс формасында гәүдәләнеш тапкан «Ә аннары...» эскизының премьерасы булды. Бер елдан «Төшке ялдан соң» спектаклен дә сәхнәләштерде. Шулай да, сценарист буларак, шагыйрә Әгъләмовның шигырьләрендә вакытны тоя алуын эскизда тасвирларга тырышты. Сәхнә диалогы 1960 нчы еллар шагыйре әдәби мирасының бер төркем шигырьләренә нигезләнә. Монда хәрәкәтләрнең пластикасы аша артистлар тормыш туу турындагы мифны сурәтләргә, вакыт катламын тишеп, җирдә яңа тормыш барлыкка килүен тасвирларга тырыштылар.
2021 елда Тинчурин театры сәхнәсендә «Галәм. Әгъләм» пластик спектакле премьерасы узды. Аның режиссеры – Туфан Имаметдинов. Ркаил Зәйдулла: «Бу спектакльнең максаты – Мөдәррисиаданы ачу», – дип билгеләсә дә, сәхнәгә куючы төркем эшне үзенчә алып барды. Алар авангардчы режиссер Ромео Кастеллуччи идеяләренә таянып эш иттеләр: татар театры сәхнәсендә хисси кичереш телендә Мөдәррис Әгъләмнең мәхәббәт фаҗигасен ачарга теләделәр. Спектакль вакытында беренче планга тән, чишенү, пластик хәрәкәтләр чыкты. Эмбрион формасында шәрә Мөдәррис Әгъләм образын күрсәтү залны тетрәндерде. Өч мәхәббәт арасында буталып, шагыйрь юкка чыкты...
«Кабатланачакмы бу кичә?»
– Бүген яшь буын Мөдәррис Әгъләмов иҗатын ничек кабул итә, юбилеен ничек үткәрә?
– Күптән түгел Камал театры сәхнәсендә шагыйрьнең тормыш юлына багышланган кичә үтте. Өч буын шагыйрьләре бер сәгать эчендә «Әгъләм көзгесе»нә карап, шигырь укыдылар. Илдус Габдрахманов дәрвиш-твист бию композициясе аша сәхнәдә рухы азат булган шагыйрь образын тудырды. Бу бию – тамашаның иң көчле ягы, поэтик яктан камил булган сюжет сызыгы иде. Чыннан да, сәхнәдә ирекле образ биюче тарафыннан туды.
Кичәнең бөтен ямен җырчылар алды. Сүзләрен белмичә, тамашаның эчтәлегенә игътибар итмичә, репетицияләрсез чыгышлар иде бу. Кыскасы, эшлисе, төзәтәсе эшләр бик күп. Элек Айдар абый Хафизов, нәфис сүз осталарыннан сүзләрне кат-кат укытып, чыгышларны бер моңга утырта иде. Казан тамашачысы Рәмис Әймәт, Рабит Батулла, Фәрит Яхин, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина әзерләгән кичәләрне сагына.
Әдәби-фестта исә гала-концерт отышлырак үтте. Исеме дә мәгънәле: «Кабатланачакмы бу кичә?» Тамаша шагыйрьләрнең чыгышлары һәм тере оркестр музыкасы белән үрелеп барды. Сюжет сызыгы – әни белән бала, кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Концерт программасын Ильяс Фәрхуллин әзерләгән. Ильяс Камал оркестры фон буларак бик оста кулланылды. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары да программага ямь өстәделәр. Шәп, тирән фикерле, моңлы концерт программасы килеп чыкты.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Мөдәррис Әгъләм шигъриятен яшьләр бик үзенчәлекле кабул итәләр. Сәхнәдә Рабит Батулла әйткән киңәшләрне күздә тотсыннар иде. Заманалар үткән саен, шигырь сәхнәдән югалмасын иде. Сүз көчен, моңны югалтмасак иде. Дәвамлы булсын иде мондый кичәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез