Рамил Төхвәтуллин «Бердәм Россия» праймеризында катнашачак

Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Камал театры вәкиле Рамил Төхвәтуллин башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Башлангыч тавыш бирү – югары дәрәҗәдә демократик процедура. Биредә кандидатны халык үзе, сайлаучы үзе сайлый. Минем өчен бик зур һәм намуслы имтихан бу. Әлеге чара халыкны нинди проблемалар борчуын аңлау һәм алар белән көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл кылу юлларын эзләү мөмкинлеге бирә. Дәүләт Советына депутат итеп сайлану бәхетенә ирешсәм, гражданнарның хокукларын яклауны дәвам итәчәкмен. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгеч буларак, законнар иҗат итү эшчәнлегенә дә файда китерәм алырмын дип уйлыйм”, – дип билгеләп үткән Рамил Төхфәтуллин.

Аның әйтүенчә, депутат өчен иң мөһиме – кешеләрне аңлау, аларның чынбарлыктагы тормышын белү.

“Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, һәм һәм милли мәсьәләләр комитетында 5 ел эшлим инде. Нәкъ менә биредә үз эшчәнлегемне дәвам итәргә телим”, – дип басым ясап үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: “Бердәм Россия” партиясеннән республика парламентына депутатлыкка сайланырга телүчеләрнең һәркайсы праймериз аша узарга тиеш. Кандидатларга электрон тавыш бирү 20-26 майда узачак. 27 майда башлангыч тавыш бирүгә йомгак ясалачак.


Фикер өстәү