Айрат Фәррахов: «Алдан тавыш бирү танылу буенча түгел, ә казанышлар буенча алга баруны тәэмин итә»

30 майда Татарстанда «Бердәм Россия»нең праймеризы уза. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы депутатларына кандидатлар исемлеге формалаштырылачак, алар сентябрьдә сайлауларда катнашачак.

Республикада беренчел тавыш бирүдә 96 кандидат катнаша. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек — 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы партиядә теркәлмәгән. Кандидатлар арасында — волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр.

Дәүләт Думасы депутаты һәм праймериз кандидаты Айрат Фәррахов Татарстанда алдан тавыш бирү барышын бәяләде һәм әлеге механизм яшь кандидатлар сәясәтендә социаль лифтлар төзергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

— Алдан тавыш бирү процедурасы гражданнарның реаль һәм иң катлаулы проблемаларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта әлеге проблемаларны кешеләр белән бергә хәл итү вариантлары турында фикер алышырга юллар ачыла.

Праймериз кысаларындагы очрашулар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле гомуми проблемалар белән беррәттән, шәһәрнең һәр муниципаль берәмлегендә үз проблемалары бар. Шуңа күрә алдан тавыш бирү процедурасы хакимият эшен, мәсьәләләрне хәл итү вариантларын ачыграк  һәм кешеләрне әлеге проблемаларны хәл итүгә җәлеп итә.

Бу процедураның демократик һәм ачыклыгы бу эшкә шактый санда кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, аларның сәясәттә үз компетенцияләрен актив үстерергә теләге бар. Минемчә, бу бик мөһим, чөнки әлеге социаль лифт, танылу буенча түгел, ә казанышлар буенча алга китешне тәэмин итә.

Алдан тавыш бирүдә һәр катнашучы кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә җыену турында бик үтемле стратегик программа әзерләде. Программа интернетта урнаштырыла, аның буенча тавыш бирүдә катнашучы теләсә кайсы кешенең нәтиҗәлелеген һәм перспективаларын бәяләргә мөмкин.

 

 


Фикер өстәү