Юрий Камалтынов: «Әлегә катнашучылар саны сөендерә»

Бүген — Федераль Җыелышның түбән палатасына кандидатларны алдан сайлауның соңгы көне. Татарстан халкы да тәкъдим ителгән 96 кеше арасыннан сентябрь сайлауларында катнашырга лаек дип табылганнар өчен тавыш бирә.

Онлайн-праймериз 24 майда ук башланды. Бүген исә Татарстанда килеп тавыш бирү өчен 557 хисап участогы ачылды, алар 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Соңгы нәтиҗәләр буенча, алдан тавыш бирүдә 162 мең кеше — оффлайн, 100 меңнән артык татарстанлы онлайн катнашкан.

— Миңа калса, бу — бик яхшы күрсәткеч. 2016 елда узган алдан тавыш бирү белән чагыштырсак, быел саннар яхшырак. Ул вакытта барлык сайлаучыларны 14 проценты катнашкан иде, быел бу күрсәткеч үзгәрергә охшап тора, — дип сөйләде Татарстан буенча алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.

Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия»не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеген 19 июньдә Партия съездында раслаячаклар.


Фикер өстәү