“Бердәм Россия” праймеризы башланды

“Бердәм Россия”дә башлангыч тавыш бирү старт алды. Көзен Дәүләт Думасына сайлауда партиядән кандидатлар билгеләүгә ярдәм итәчәк ул. Праймериз 24-30 май көннәрендә онлайн-форматта pg.er.ru порталында узачак.

Ә инде соңгы көнендә – 30 майда сайлау участокларына килеп тавыш бирү булачак.
Татарстанда әлеге процедура ачык модель буенча оештырыла. Республикада теләсә кайсы сайлаучы үзенә ошаган кандидатка тавыш бирергә мөмкин. Башлангыч тавыш бирүдә катнашуга 96 кандидат теркәлгән. Бу – 2016 елда Дәүләт Думасына сайлауда катнашырга теләк белдерүчеләр саныннан ике тапкырга диярлек артыграк. Теркәлгән һәр ике кандидатның берсе – 40 яшькә кадәрге кеше. Шул ук вакытта праймеризда катнашучыларның 50 проценты нинди дә булса партия әгъзасы булып тормый. Кандидатлар арасында волонтерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре һ.б. бар.

Моңа кадәр Татарстанның барлык районнарында кандидатларның халык белән очрашулары узган. Очрашулар барышында сайлаучылар башлангыч тавыш бирүдә катнашачак һәркем турында һәм аның программасы турында тулы мәгълүмалар алуга ирешкән.

Инде әйткәнебезчә, республикада тавыш бирү интернет аша гына түгел, исәпләү участокларында да булачак. Шуңа күрә “Идел-Пресс” типографиясендә 900 мең чамасы бюллетень бастырыла. Документлар якындагы 7 көн эчендә участокларга тапшырылачак. Республикада 30 майда 550 дән артыграк участок ачыла.


Фикер өстәү