Татарстанда праймеризда катнашу өчен өч кеше теркәлгән

Бүген “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең башлангыч тавыш бирү буенча оештыру комитетының икенче утырышы узган. Праймериз барышында татарстанлылар быел көзен Дәүләт Думасында сайлауда катнашачак кандидатларны сайлап алырга тиеш. Тавыш бирү 24-30 май көннәрендә узачак. Бүген төбәк оештыру комитеты башлангыч тавыш бирүдә катнашучы тәүге кандидатларны теркәгән.

Оештыру комитеты утырышы кысаларында өч кандидатны башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар статусында теркәү турында карар кабул ителгән. Кандидатлар – укытучы Марина Сәгъдиева, депутатлар Геннадий Глушков һәм Ольга Павлова документларын атна башында тапшырса, бүген алар праймеризда катнашучылар буларак теркәлгән. Дәгъвачыларның берсе – Дамир Исхаков, документларын тулысынча тапшырмау сәбәпле, теркәлмичә калган.

Утырыш барышында шулай ук праймеризда катнашуга дәгъва кылучыларның видеоматериаллары форматы турында карар кабул ителгән. Теркәлгәннән соң аларның һәркайсы сайлаучыларга мөрәҗәгать рәвешендә ике видео урнаштырырга тиеш.

Беренче роликта кандидатларга үзләре белән таныштыру, пандемия чорындагы эшчәнлекләре турында сөйләү, шулай ук башлангыч тавыш бирүдә катнашуның максатын тасвирлау тәкъдим ителә. Икенче роликта исә сайлау алды программаларының төп нигезләмәләрен ачарга: иң элек сайлаучыларның нинди проблемаларын хәл кылулары өстендә эшләячәкләре турында сөйләргә кирәк булачак.


Фикер өстәү