Экспертлар Татарстанда яшәүчеләрнең праймеризда актив катнашуын әйтә

24-30 май көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына башлангыч тавыш бирү уздырыла.

Татарстанда “Бердәм Россия” праймеризында 88 мең чамасы кеше катнашкан инде. Алар pg.er.ru сайтында Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биргән.
30 майда республикада интернет аша түгел, ә үзең барып тавыш бирү өчен 557 исәпләү участогы ачылачак. Үзеңнең участок адресын pg.er.ru сайтында табарга яки ситуацияләр үзәгенә (башлангыч тавыш бирү көннәрендә эшли) шалтыратып белешергә мөмкин. Участоклардагы эш Роспотребнадзор таләпләре нигезендә оештырылачак.

Республикада праймеризда катнашуга 96 кандидат теркәлгән – 2016 елдагы сайлауда катнашырга теләк белдерүчеләр саны белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк бу. Теркәлгән кандидатларның яртысыннан артыграгы – 40тан яшьрәкләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы теге яки бу партия әгъзасы булып тормый. Кандидатлар арасында – волонтерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр.

Исегезгә төшерәбез: “Бердәм Россия” – илдә бөтен халык арасында башлангыч тавыш бирү үткәреп, сайлаучылар фикере нигезендә төрле дәрәҗәдәге сайлауларга кандидатлар исемлекләрен булдыручы бердәнбер партия. Июнь башында праймеризга йомгак ясалачак.
Дәүләт Думасына сайлауда “Бердәм Россия”дән тәкъдим ителәчәк кандидатлар исемлекләре 19 июнь көнне партия съездында расланырга тиеш.


Фикер өстәү