Юрий Камалтынов: “Бердәм Россия” праймеризында 96 меңнән артыграк кеше катнашты

Татарстанда яшәүчеләр “Бердәм Россия”нең электрон рәвештә башлангыч тавыш бирүендә актив катнаша: бүгенгә 96 меңнән артыграк кеше тавыш биргән инде. Бу хакта Татарстанда праймеризны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов сөйләде.
Аның әйтүенчә, праймериз тыныч уза. Республикада шулай ук участокка барып сайлау өчен барысы да әзер. 30 май көнне төбәктә 500дән артыграк участок ачылачак. Аларның барысы да Роспотребнадзорның ковидка каршы таләпләре нигезендә эшлиячәк.
Төбәк оештыру комитеты 96 кандидатны теркәгән – 2016 елдагы сайлаудагыга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк бу. Шул ук вакытта кандидатларның яртысы диярлек – 40тан яшьрәкләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы ниндидер партия әгъзасы булып тормый.
“Бердәм Россия”нең башлангыч тавыш бирүе 30 майга кадәр дәвам итә. Анда 28 майда җирле вакыт белән төнге 12 сәгатькә кадәр рәсми сайтта теркәлгән сайлаучылар катнаша ала.
Онлайн-праймеризда 4 көн тавыш бирүдә бөтен Россия күләмендә барлыгы 5 миллион кеше катнашкан.


Фикер өстәү