Камил Сәмигуллин: «Татар телендә укыттык, киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез»

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең төзекләндерелгән бинасында укыта башлаганнар. Заман таләпләренә җавап биргән уку корпусы белән без дә танышып кайттык.  Мәдрәсәнең ике катлы тулай торагын да төзекләндерергә җыеналар.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе  – Россиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе. 2020 елда мәдрәсәнең уку корпусында төзекләндерү эшләре башланган иде. Быел Ураза бәйрәмендә яңартылган бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады һәм башкарган эшләргә уңай бәя бирде. Алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә мәдрәсәнең техник һәм методик ягы, белем бирү сыйфаты, уку-укыту  системасы турында фикер алышканнар иде.

Биредә  нигездән түбәгә кадәр барысы да яңартылган. Бинаның тышкы ягы  бөтенләй үзгәргән. Тәрәзә, ишекләр, түбә алыштырылган. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер, техника, бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга төзекләндерү барышында башкарылган эшләр турында сөйләде.

– Без тарихи баскычларны, кирпеч стеналарны саклап калдык. Шулай ук сыйныфларда мичләр дә сакланды. «Мөхәммәдия»не киңәйтү юнәлешендә эшләячәкбез,  – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. – Ремонт эшләре үткәрү бинада  җиде уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ике уку сыйныфы, укытучылар өчен ике бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, информатика кабинеты, кием салу-кию бүлмәсен һ.б. урнаштырырга мөмкинлек бирде. Татар телендә укыттык, киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез. Мәдрәсә эчендәге язулар да гарәп һәм татар телләрендә генә. Без бик канәгать, бина бик матур килеп чыкты, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтиенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2022 елның көзенә «Мөхәммәдия» югары мөселман уку йорты булып эшли башлар дип көтелә.

– «Мөхәммәдия» – танылган татар мәдрәсәсе. Революция чорында ул мөселман татар университеты булган. 1990 нчы елларда ачканда югары уку йорты иде. Күптән түгел таләпләргә бераз җавап бирмәгәнгә уставын алмаштырдылар. Яңартуның беренче этабы төгәлләнгәч, «Мөхәммәдия»гә югары уку йорты статусын кайтару карары кабул ителде, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә барлыгы 1200 шәкерт белем ала. Уку татар һәм гарәп телләрендә (дини һәм дөньяви фәннәр) алып барыла. Төп игътибар гарәп телен өйрәнүгә юнәлтелгән. Барлыгы 28 мөгаллим эшли. Барлык остазлар да югары дини һәм дөньяви белемгә ия. Ел саен мәдрәсәдән 4–5әр Коръән-хафиз әзерләп чыгарыла.

                                    Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү