Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа директор урынбасарын тәкъдим итте

Кичә Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин уку йортында барлык укытучылар катнашында киңәшмә уздырган.

Җыелыш кысаларында шулай ук укытучылар коллективына мәдрәсә директорының яңа урынбасары тәкъдим ителде. Әлеге вазифаны Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның күренекле имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга тапшырды, дип яза dumrt.ru.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин – Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты, КФУ һәм РИИ доценты. РИИда, Татарстан Фәннәр академиясе аспирантурасында, Болгар ислам академиясе докторантурасында белем алган. Хәзрәт халык арасында дәгъвәт эшчәнлеге, мәчеттә актив социаль эшчәнлек җәелдерелүе белән һәм аның янында мәгърифәт үзәге төзелеше алып баруы белән хөрмәт казанды. Камил хәзрәт аның шушы кыйммәтле тәҗрибәсен югары бәяләде һәм яңа уку елында мәдрәсәгә яңа биналарны кабул итеп эшләтеп җибәрергә һәм карарга һәм 140 еллык юбилейны уздырып җибәрергә кирәк булачак, дип искәртте. Ул шулай ук мәдрәсәне киләчәктә үстерү планнары белән дә уртаклашты һәм шушы максат-бурычларны тормышка ашыру өчен Рөстәм хәзрәт җаваплы вазифага алынды, дип ассызыклады һәм аңа үзенең хәер-фатихасын бирде. Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга һәм Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга мәдрәсә файдасына нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бару теләкләре җиткерелде.


Фикер өстәү