Казанда Кафил Әмировка истәлек тактасы ачтылар

Казанның Карл Маркс урамында Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров истәлегенә истәлек тактасы ачтылар.

Танатанада Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты. Президент үзенең чыгышында: “Кафиль Әмиров – чын мәгънәсендә уникаль шәхес. Ул оста җитәкче генә түгел, үз эшен үтә яхшы белгән тәҗрибәле хокук белгече дә иде”, – дип басым ясап әйтте.
Кафил Әмиров кырык елдан артыграк вакыт дәвамында прокуратура органнарында эшләгән. Шуның 13 елын – республика прокуроры вазыйфасында. Татарстанның хокук системасын булдыру һәм үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес ул. Чара Кафил Фәхразый улының туган көнендә узды.


Фикер өстәү